Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Совхоз директоры рәсми рәвештә Россия Президентына кандидат булды

Павел Грудининны РФ Коммунистлар партиясе тәкъдим иткән.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Ленин исемендәге совхоз директоры Павел Грудинин рәсми рәвештә РФ Президентына кандидат булды. Кичә аны Россия Үзәк сайлау комиссиясе теркәде, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Павел Грудининны РФ Коммунистлар партиясе тәкъдим иткән. Ул сайлау алды кампаниясен гадел алып барырга вәгъдә итте.

Грудинга кадәр 29 декабрьдә Россия Президентына кандидат итеп беренче булып Либераль-демократик партия лидеры Владимир Жириновский теркәлгән иде. Ул сайлау счетында финанс буенча РФ Президенты Владимира Путиннан соң икенче урынны били.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев