Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Советлар Союзының соңгы маршалы Дмитрий Язов вафат

Хәрби җитәкченең озакка сузылган каты авырудан соң 96нчы яшендә йөрәге тибүдән туктады.

Советлар Союзы маршалы исеме бирелгән соңгы хәрби җитәкче Дмитрий Язов 96нчы яшендә вафат булды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Оборона министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Хәрби ведомство хәбәрендә маршалның «озакка сузылган каты авырудан соң» вафат булуы билгеләп үтелә.

Дмитрий Тимофеевич Язов 1924 елның 8 ноябрендә туган. 1941 елның көзендә Кызыл армия сафларына кергән. Бөек Ватан сугышы елларында офицер дәрәҗәсе алган, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң армиядә хәрби хезмәтен дәвам иткән. Кариб кризисы вакытында Советлар Союзының Кубадагы бер мотоукчы полкына җитәкчелек иткән. Соңрак мотоукчы дивизия командиры, армия корпусы, армия, хәрби округ командующие булган. Урта Азия хәрби округы гаскәрләре командующие буларак күп мәртәбә Әфганстанга барган.

 

Реклама

1987 елда Язов СССР оборона министры итеп билгеләнә. 1990 елда аңа Советлар Союзы маршалы исеме бирелә. 1991 елда ГКЧПда катнашучыларның берсе буларак оборона министры вазифасыннан читләштерелә һәм вакытлыча сак астына алына. 1994 елда амнистия белән азат ителә.

1998 елдан РФ Оборона министрлыгында киңәшче сыйфатында хезмәт итә. 2008 елдан – Оборона министрлыгының Генераль инспекторлар хезмәте әйдәп баручы аналитигы.

Фото: Автор: Kremlin.ru, CC BY 4.0, https://commons.wikimedia.org/w/index.php?curid=36677389

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев