Саба ТВ

Социаль яклаумы, әллә талаумы?

Бу көннәрдә пенсионерларга тагын бер мәшәкать өстәлде. 2015нче елда ук ике һәм аннан күбрәк бала үстерүче аналарның пенсияләренә өстәмә түләү каралган булган. Беркем кисәтмәсә дә, ике елдан соң гына халык ишетеп, пенсия фондына агыла башлады.

2014нче елда ук пенсионерлар райондагы тернәкләндерү үзәкләрендә елга ике тапкыр дәваланырга хокуклы дигән карар кабул ителгән булган. Анысын да районнардан гына ишетеп, таләп итә башлады халык. Ә менә социаль яклау бүлекләрендә, төрле хәйләләр табып, юллама бирмәскә тырышалар. Монда җыелган халыкның моң-зарын тыңлап торсаң, безнең илдәге реформаларның «файдасын» ишетеп, колакларың үрә тора. «Әле генә җылылык өчен субсидия алырга дип ай буе документ җыеп башым каткан иде, тагын нәрсә уйлап таптылар инде. Файдасы булыр дисеңме шуның? Субсидия алам, дип, ай буена акча түли-түли белешмә җыйган идем. 110 сум түләгәннәр, адәм көлкесе», - дип зарланды берсе.

Икенчесе: «Мин дә җыеп карадым, транспортка түләп йөргәнем дә чыкмый, дип ташладым. Ул льготаларны күз буяу өчен генә язалар бит, түләмәс өчен әллә ниләр таләп иткәч, кем йөрсен аның артыннан», - дип, шулай ук үз фикерен белдерде.

«Узган елларда сугышта булган әтиләр өчен хезмәт хаклары түләнергә тиеш, юллап алып була икән, дигән коткы тараттылар. Нинди документлар кирәген белешеп, суд чыгымнарын түләп, үземне әтинең улы икәнемне исбатлагач, Мәскәүгә җибәреп карадым. Тагын да башка сыймаслык дәлилләр таләп иткәч, йөрүне ташладым. Берәүнең дә ул акчаны юллап алганын ишетмәдем. Хөкүмәт үзе кайгыртмагач, берәр генә кеше йөреп була торган эш түгеллеген аңладым», - дип сөйләде бер абзый. Тагын берсе, татарча сөйләшкәнне ишетепме, «как сложно жить», дип, уфтанып куйды. Икенчесе: «Иногда так надоедает эта бумажная волокита», - дип зарланды. XXI гасыр - компьютер заманы, дип мактандылар. Кәгазь документларсыз гына бернәрсә дә эшли алмыйбыз микәнни әле һаман? Ай саен йә социаль яклау бүлеге, йә ЖКХ, йә депутатлар, йә банклар: «Халыкка файдалы эш эшлибез», - дип, реформалар керткән булалар. Алардан зыяннан бүтән нәрсә күрмисең. Телевизордан шундый-шундый закон кабул ителде дип сөйлиләр. Артыннан йөри башласаң, мең киртә үтәргә кирәк була да, туеп туктыйсың.

Балаларга пособие белән дә шулай булды. Берәр ай документлар җыеп карадык та, аяк ите ашатып йөргән хакы да булмагач, башка йөрмәдек.

Закон бар, пособие алучы аз, имеш, халык яхшы яши дип уйлыйлардыр инде. Апрель аенда пенсияләрне 20-40 сумга арттырдылар, ә июльдән фатирга түләү 200-400 сумга артачак, менә файда бит кемгәдер.

Ай буе, пенсия артачак, дип сөйләделәр телевизордан, җитмәсә, сәдаканы да күбрәк бирәләр хәзер. Законы да аның ялкауны гына яклый. Бала үстергәндә эшләгән аналарга файдасы юк икән бит ул яңа законның, өйдә бала карап яткан хатыннарга гына стаж өстәлә, дип аңлаттылар пенсия фондында. Халыкка файдалы законнарны яшерәләр, нигәдер пенсионерларга яхшылык эшләүдән куркалар. Үзләре шул пенсионерлар җилкәсендә яшәсәләр дә.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: