Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘГЕ БУРАН: ЛАНДЫШНЫҢ УЛЫН ҖИЛ ОЧЫРТА ЯЗГАН, КАРДА БАТСАГЫЗ, ТЯМАЕВКА ШАЛТЫРАТЫГЫЗ

Кичә һәм бүген республикада рекордлы кар явуы күзәтелде. Мондый явым-төшем күпләрнең планнарын үзгәртте. Билгеле, бу күренешкә беркем дә игътибарсыз калмады. Интертат социаль челтәрләрдәге популяр фото-видеоларны туплады.

Кар сатам, кем ала?

Казанның Нагорный бистәсендә яшәүче Ксения Хисмәтуллинаның кардан туюы җиткән. "Кар сатам, кем ала" дип кар тәкъдим итә Ксения. Алучысы гына күренми.


Кар яуган - шатлык!

Буранга һәм карның күплегенә кайберәүләр шатлана гына. Мондый максаттан файдаланып Мамадыш трактында сноубордта шуалар.


Кеше "бөкесе"

Бүгенге һава торышы машиналар гына түгел, ә кешеләр бөкесе дә ясаган. Кремль метро станциясендә искиткеч чират. Бөтен өмет метрога гына, диләр.

Ә авылда рәхә-әт!!! Капка биеклеге кар, рәхәтләнеп көрә!


Биектау районы Коркачык авылында яшәүче Роза Минһаҗева бураннан зарланмый, ә киресенчә "авылда рәхәт" ди.

Өйдә буран булмасын!


Ландышның улын җил очырып китә язган!


Ландыш Нигмәтҗанова "балаларны тараттык, җыеп алып булыр микән" дип борчыла. Җырчы үзе белән булган бер кызыклы һәм куркыныч хәлне дә сөйли - улы Әнвәрне җил очырып алып китә язган!



Буран өйрәтте безне дус булырга һәм этәргә бергә автобус...


Казанда баткан автобусларны пассажирлар этеп чыгара. Кешеләр автобуска кергәнче үк бер-берсе белән танышкан, буран берләштерә дип саный кайберәүләр.


Фирдүс Тямаев - көн меценаты

Фирдүс Тямаев карда баткан газельны чыгарырга булышкан. "Юлда ярдәм кирәксә, миңа шалтратыгыз, килеп җитәм" дип яза ул.


Буран яратучы Гөлназ

Гөлназ Сәфәрова мондый бураннарны үлеп ярата икән. "Ниндидер тынычлык, рәхәтлек алып килә мондый көннәр", - дип яза ул.


Җил юл инспекторын очыра язган

Татарстанның М7 трассасында көчле җил булу сәбәпле ЮХИДИ хезмәткәре очып китә язган.


Трамвай карда баткан!

Казанда буран трамвайны да батырган. Трамвайның тәгәрмәчләре рельсларда әйләнеп утыра, ә моны төшергән кеше рәхәтләнеп көлә һәм йөртүчегә "көч бирә".

Рамил Шәрәпов авариягә очраган!

Рамил Шәрәпов буран аркасында авариягә очраган. Үзебезгә зыян килмәде, шулай да күңелдә авыр тойгы, ди Рамил.


Чын кыш җитте!

Автобусларда урын юк, юлларда бөкеләр дип зарлана Казан халкы. Ә кайберәүләр исә чын кыш җитте дип шатлана.



Уңда юллар, сулда юллар... Юллар кайда?

"Монда юл булырга тиеш, кайда ул?! Бүген көн дәвамында шундый буран булачак дип хәбәр иттеләр, ә иртәгә безне нәрсә көтә?" дигән сораулар борчый Антонны.

Трактор - иң кулай транспорт

Казан егете тракторга заказ биргән: "Берәр кая барам дисәң, бары тик шулай гына йөреп була".

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев