Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сорау арты сорау туа. Өстәмә пенсия кемгә тиеш?

2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсиясе 1300 сумга артачак. Ул хакта берничә ай дәвамында бөтен матбугат чаралары хәбәр җиткерә. Авылда яшәүче өлкәннәр исә сандык төбендә яткан хезмәт кенәгәсен алып, эш стажы санау белән мәшгуль. Ә кемгәдер документка күз төшерү дә кирәкми, ул кайда, күпме эшләвен төнлә уятып сорасалар да, шунда ук әйтеп бирәчәк.

Кичә бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсенең пенсия билгеләү һәм яңа­дан исәпләү бүлеге җитәк­чесе Светлана Гайдук журналистларга тәфсилләп сөй­ләде. Белгеч тә әлеге мәсьәләнең шактый четерекле булуын әйтеп узды. Яңалык, беренче чиратта, авыл хуҗалыгының үсем­лек­челек һәм терлекчелек өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучыларга кагыла. Кешенең кимендә 30 ел эш стажы булырга тиеш. Шулай ук аның хәзер дә авылда яшәве һәм беркайда эш­ләмәве кирәк. Әлеге шартларга туры килүчеләрнең картлык буенча иминият һәм беренче, икенче төр­кем инвалидлык төрке­мен­дә булу­чы­ларның пен­сия­ләренә 1 мең 300 сум акча өстәләчәк. Ә өченче төркем инвалид­лар­ныкы бераз үз­гәрәк: аларга, пенсия яшенә җит­кәнче, ай саен 669 сум гына акча түләнә.


Авыл хуҗалыгы белгеч­лек­ләре исемлеге Россия Хөкүмәте карары белән рас­ланган. Эшләү вакыты да мөһим күрсәткеч булып тора. Әйтик, кеше 1992 ел­ның 1 гыйнварына кадәр Рос­сия Федерациясендәге колхоз-совхозлар, машина-трактор станциясе, крес­тьян­-фермер хуҗалыклары тармагындагы эшләрне баш­карган икән, кайда кем булып хезмәт куюына карамастан, әлеге исемлеккә эләгә. Мәсәлән, ул елларда колхозның ясле-бакча­сында эшләгән тәрбияче­ләргә дә, чәчтарашларга да, партком сәркатибенә дә өстәмә акча каралган. Ә районның халык мәгарифе системасында булган авыл мәктәбе укытучыларына ан­дый өс­тенлек юк.


1992 елдан соңгы чорны алсак, Россия Хөкүмәте раслаган исемлектәге белгеч­лек­ләргә генә ул сумма түләнә. Светлана Гайдук үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагында эшләүче­ләрнең кайберсенә аерым тукталды. Болар – төрле вазифаларны башкаручы эш­челәр, мелиораторлар, агрономнар, остаханә мөдир­ләре, запас частьлар белән эш итүчеләр һәм башкалар. Җәнлек үстерү белән шө­гыльләнүчеләрне дә шулар рәтендә күрергә мөмкин икән.


Бу көннәрдә Пенсия фон­ды бүлеге хезмәт­кәрлә­ре исемлекләрне барлый. “Беркем дә читтә калмаячак һәм хаталар булмаячак”, –  дип ышандыра Пенсия фонды белгече. Республикада яшәүче 300 меңнән артык кешенең пенсия эшен кү­тәргәннәр.  Шуларның 52 меңе 30 елдан артык стажга  ия булса да, гыйнвар аеннан 50 меңенә генә 1300 сум түләнәчәк. Калган өч меңгә якыны лаеклы ялда килеш эшләвен дәвам ит­кәнлектән, аларның пен­сиясенә өстәмә акча эштән киткәннән соң гына кү­черелә башлый.


Авылларыбызда элеккеге союздаш республикалардан килеп төпләнүче­ләр дә байтак. Аларны да өстәмә акчага бәйле яңалык кызыксындырмый калмый. Тик 1992 елга кадәр исем­лектә каралган белгеч­лек­ләрдә эшләүчеләр генә шу­ңа өметләнә ала икән. Әйтик, Совет чорында Та­җик­станда сыер сауган савымчы исемлеккә кертелә. 1992 елдан соңгы вакыт исәпкә алынмый. Моны белгеч, Россия Федерация­сендә хезмәт иткән кешеләр мәнфәгатенннән чыгып эш­ләнде, дип аңлата.

Реклама


26 ел стаж белән пен­сиягә чыккан кеше аннан соң да дүрт ел эшләсә, шулай ук исәпкә алына. Хезмәт килешүе төзелгән икән, ха­тын-кызның бала белән декрет ялында утырган еллары да шуңа керә. Әлеге өс­тәмә автомат рәвештә күчә, кулда өстәмә эшләүне күр­сәтүче документлар бул­маганда, Пенсия бүле­генә барып йөрергә кирәк­ми.

Авыл хуҗалыгында озак еллар эшләп, пенсиягә чык­кач, шәһәргә күченеп китү­челәр дә шактый. Яңа закон нигезендә, пенсио­нерның авылда яшәве, шунда тер­кәлүе һәм пенсия алуы ки­рәк. Шул ук вакытта әби-бабайның пропискасы шә­һәрдә, ә яшәве авылда булырга мөмкин. Аларга өс­тәмә акча бирелә, ә исәптән төшеп, шәһәргә күченеп китсә, акча килү тукталачак. Ә шәһәрдә яшәү­че, Пенсия фонды бү­легенә барып, үзенең авылда яшәячәге һәм пенсия акчасын да шунда алачагы турында гариза тапшыра ала. Бу эшне 2019 елның 25 гыйнварына ка­дәр башкарырга кирәк. Пенсионер килмәсә, 2020 елның гыйнварыннан өстә­мә түләү туктатыла. Соңрак килсә, яңадан исәплиләр. Акча гариза язганнан соң килүче икенче ай башыннан тү­ләнә. Пенсионерның пропискасы шәһәрдә булып, пенсиясе банкка күчеп бара, ә үзе авылда яши­ икән, аңа да, кайда яшәвен рас­латыр өчен, Пенсия фон­дына барырга кирәк булачак. Бу җә­һәт­тән, хат ташучылар да, җир­ле үзи­дарә хезмәткәр­ләре дә, пен­сионерның кайда яшә­ве, теркәлүе турында мәгъ­лүмат бирә ала. Кыскасы, әлеге мәсьәләдә сорау арты сорау туа. Пенсия фон­дының контакт үзәгенә дә (8(843) 279-27-27) көн саен бик күп мөрәҗәгать­ләр керә икән.

 

/Фәния Арсланова /

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 183, 18.12.2018/)

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев