Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сораштыру: Казан халкының 71 проценты Яңа елны чит илдә каршыларга җыена

Казанлылар быел узган елдагыга караганда сәяхәтләр белән ешрак кызыксына башлаган.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Казан халкының 71 проценты Яңа елны чит илдә каршыларга җыена, 29 проценты Россия шәһәрләре буенча сәяхәт итмәкче. Бу хакта momondo.ru халыкара метаэзләве сораштыру мәгълүматлары дәлилли.
Казанлылар быел узган елдагыга караганда яңа ел сәяхәтләре белән ешрак кызыксына башлады, - дип билгеләп үткән momondo.ru.
2016 елга караганда, ихтыяҗ 9 процентка арткан.
Татарстан башкаласы халкы Яңа елны барыннан да бигрәк Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочида уздыру турында уйлый. Ә Европага сәяхәтләр буенча Казанда популярлык кими бара. Шулай ук Төркиягә дә ихтыяҗ зур. Азербәйҗанга, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм Грузиягә сәяхәт итүгә кызыксыну арта бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев