Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Солдат булу җиңеләя

Татарстанда алимент буенча җыелган бурычны кайтару белән түрәләр шөгыльләнәчәк. Республикада махсус комиссия оешкан. Егетләр исә армиягә тыныч күңел белән китә ала. Аларның эш урыны югалмаячак, диләр. Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова узып баручы атнаның мөһим вакыйгаларына карата республика җитәкче­ле­ге­нең мөнәсәбәтен җиткерде.

Татарстанда төзелгән алимент түләмәү­челәрдән бурычларын кайтарту буенча махсус комиссияне вице-премьер Рөстәм Нигъм­әтуллин җитәкләячәк. Казан Крем­ленең рәсми вәкиле мәгълүмат чараларында таралган әлеге хәбәрне раслады. Ул республикада яшәүче җавапсыз әти-әниләрнең балаларына 3 миллиард сумнан да артык әҗәте булуын да искә төшерде. Билгеле булганча, Татарстан Президенты әлеге вәзгыятьне кискен тәнкыйтьләде. Рөстәм Миңне­ха­нов, кичекмәстән, алимент түлә­мәү­челәрдән бурычларны кайтарту юнәлешендә өстәмә чаралар күрергә кушты. “Суд приставлары хезмәтенең мөмкинлекләре чик­ләнгән, – дип аңлатты Лилия Галимова. –  Шуңа күрә аларның эшен төрле оешмалар һәм ведомстволар белән хезмәттәшлек итү бә­рабәренә көчәйтү күздә тотыла. Мәсәлән, ЮХИДИ идарәсенең үз мәгълүмат базасы бар, алар алимент түләмәүченең милке турында хәбәр итә ала”. 

 
Татарстаннан армиягә киткән егетләрнең эш урыннарын үзләре әйләнеп кайтканчы саклап тотмакчылар. Рөстәм Миңнеханов әнә шул мәсьәләне өйрәнергә кушкан. “Гамәлдәге федераль канун ни­гезендә, мондый хокуктан дәүләт хезмәтеннән армия сафларына китүчеләр генә файдалана ала. Алга таба әлеге тәртипне барлык оешмаларда да гамәлгә кертү күздә тотыла. Президент кушуынча, бу мәсьәлә белән Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендәге эшче төркем шөгыльләнәчәк”, – диде Лилия Галимова. Казан Крем­ленең рәсми вәкиле әйтүенчә, мә­сәлән, оешманың коллектив ки­лешүенә тиешле үзгәрешләр кертергә мөм­кин. Шулай ук, ар­миядән кайткач һөнәрен үзгәр­тергә теләүчеләр өчен, әзерлек курслары оештырырга да ният­лиләр. Бу эшкә республикадагы мәшгульлек үзәк­ләрен дә җәлеп итмәкчеләр.

 
Лилия Галимовадан Сочидан килеп ирешкән коточкыч хәбәр уңаеннан, мөнәсәбәтен дә сорадылар. Билгеле булганча, Түбән Камадан әбисе белән диңгез буена ял итәргә дип киткән алты яшьлек бала яңгыр сулары чокырына егылып һәлак булды. Күңелгә иң тигәне – Сочи түрәләре оныгына күз-колак булмаган әбине гаепләп калдырырга тырышты. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгаттылар. “Әлег­е вәзгыятьтә безне Сочи мэ­риясенең бер генә дәлиле дә канә­гатьләндерә алмый”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. Ул республика җитәкчелеге исе­меннән гаиләнең тирән кайгысын уртаклашты. “Ярдәм кирәк булса, без булышырга әзер”, – дип тә белдерде Лилия Галимова. “Казанда танылган биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл булачакмы?” – дип кызыксынучыларга да җавап бар. Казан Кремленең рәсми вәкиле әйтүенчә, бу – хәл ителгән мәсьәлә. “Оча торган татар”га һәйкәлнең урынына кил­гәндә, Лилия Галимова шәһәр мэриясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. “Әлеге мәсьәлә белән алар шөгыльләнә”, – диде ул.

 
Фото: mk.ru

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 113, 10.08.2018/)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев