Саба ТВ

Соңгы 10 елда иң зур уңыш булачак

- Салкын яз белән кеше куркытырга кирәкми. Соңгы 10 елда иң зур уңыш быел булачак. Моның өчен үсем­лек­ләргә ашлама кертү һәм корткычлардан саклау чараларын тиешенчә куллану мөһим, - ди авыл хуҗалыгының барлык баскычларын узган Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин.

- Моны мин үз тәҗ­ри­бәм­нән чыгып әйтәм. Салкынча килгән язлар безнең өчен яңалык түгел. Соңгысы моннан 12 ел элек булды. Татарстан шартларында сал­кынча килгән яз түгел, ә майда башланып, июльгә кадәр дәвам иткән корылык куркынычрак.

1973 елны институтны яңа тәмамлаган яшь белгеч бу­ларак, мине Яшел Үзән районына җибәрделәр. Хә­теремдә, 14 апрельдән 8 июль­гә кадәр яңгыр яумады. Уңыш та, терлек азыгы да бик аз булды. Көзен исә Украинага салам әзерләү буенча җа­ваплы итеп бил­геләндем. Тер­лекләрне ачлыктан сак­лап калу өчен меңнәрчә километрдан салам ташырга туры килде.


Шөкер, быел яңгырлар күп булды. Эссе һава - үсемлекнең өске ягын, ә салкынча, дымлы һава - тамыр системасын үстерә. Быел һәртөрле үсемлекнең тамыры нык. Соңгы вакытларда җылы һава аларга дәррәү күтәрелеп китәргә мөмкинлек бирә. Әмма пе­чән әзерлим дип бүгеннән үк үсемлекләрне кырып салырга ярамый. Башта чәчәк атсын. Бозау печәне дигән булып, бүгеннән үк люцернаны чаба башладылар. Андый хуҗалыклар булганны әрәм итә.


Үсемлекләрнең чәчәк атуын көтмичә, булган ка­дәр массаны сенаж базына тутырырга тырышулар да бар. Әчемәсен өчен консервант кушалар. Консервант бит ул - шул ук агу. Аның терлек организмына нинди файдасы булсын?


Кукурузны да силос базына чәкәне өлгергәч кенә салырга кирәк. Шул вакытта гына ул сыерның сөтен арттырырга ярдәм итә. Терлек азыгы әзерләгәндә, азык сос­тавында аксым, шикәр кебек файдалы матдәләр җи­тәрлек булуына игътибар бул­са, кыш көне сөт ки­ме­мәячәк.


Телевизордан карап торам: әле ни буе, ни куелыгы булмаган люцерна чабалар. Янәсе, беренчесен чабып алу белән, икенче катлам үсә башлый. Бу да - ялгыш караш. Икенче уңыш иң күп булганда да беренчесенең яртысына да җитми. Аның файдалы матдәләре дә күп­кә кимрәк. Димәк, мөмкин кадәр беренчесенең өл­гер­гәнен көтәргә. Аннары инде, алда әйтелгәнчә, көнне төнгә ялгап эшләргә кала.


Ашыгу-ашыкмауга кил­гәндә, төрле фикерләр бар. Әмма элек-электән печәнгә 12 июльдән соң төшмә­гәннәр шул инде. Бу вакытта үсемлекләрдә туклыклы матдәләр өлгереп җиткән була. Үсемлекләр өчен июнь­­нең 20сенә кадәр булган бер көн июльнең 20сенә кадәр булган өч көнгә тиң.


Үсемлек кенә түгел, бар тереклек дөньясы шулай. Әй­тик, сыерлар мул сөтне 12 июльгә кадәр бирә. Аннан соң, күпме ашатсаң да, сөтне әллә ни арттырмый. Табигатьнең - үз законнары.


Җирдән алу турында гына түгел, аңа ярдәм итү хакында да ныклап кайгырта белү кирәк. Быел күп хуҗа­лыклар гектарына 65 килограмм тәэсир итү көченә ия күләмдә ашлама кертә алды. Бусы бик яхшы. Әмма фән кушканча эшләгәндә Кама аръягы зонасында ашламаны гектарына - 95, ә Арча, Балтач, Кукмара, Саба районнарында 110 килограммга җиткерү кирәк.
Нурлат районында эш­ләгәндә бу күрсәткеч бездә гектарына 175 килограммга җитә иде. Ашламаны чәч­кечләр белән өчкә бүлеп чәчтек. Корткычларга каршы көрәш тә бик актив барды. Шуңа уңыш та югары иде. Әйтәсе килгән фикерем: вакытында ашлаган, корткычлардан саклау чаралары күргән хуҗалыклар быел да мул уңышка өмет итә ала.

http://vatantat.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: