Саба ТВ

Сочида сөйләшүләр алдыннан Путин Меркельга чәчәкләр бүләк итте

https://riafan.ru/

Россия Президенты Владимир Путин Германиянең канцлеры Ангела Меркель белән сөйләшүләр алдыннан аңа чәчәк бәйләме бүләк итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Кунак белән сөйләшүдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашты. Германиянең канцлеры аны Хөкүмәт башлыгы вазифасына яңадан билгеләнүе белән котлады.

Аннары рус телендә кыска әңгәмә булды. Медведев Министрлар Кабинеты тулысынча төзелгән һәм хәзер Россия “элемтәләр көтә”, дип билгеләп үтте. 

Аннары Владимир Путин белән Ангела Меркель сөйләшүләргә юнәлделәр.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: