Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сочида һәлак булган Коляның әтисе Сергей: "Улыбызның диңгезне күрү хыялын тормышка ашырырга теләгән идек"

Быелгы җәй әллә нинди хәвефле кебек. Көн тудымы, су һәм яшен корбаннары турында мәгълүмат килеп кенә тора. Суга батып үлгән, яшен сугып үтергән балалар турында ишетү аеруча үзәк өзгеч.

3 август көнне Сочиның Лазеревское бистәсендә ливневка чокырына төшеп һәлак булган 7 яшьлек малайның үлеме бөтен илне тетрәндерде. Түбән Камада яшәгән сабый бүген Аксубай районы Иске Илдерәк авылы зиратында җир куенына иңдерелде. Ни кызганыч, быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә әзерләнгән Коля Мальков гүр иясе.


Бу фото Сочи хакимияте сайтына урнаштырылган

Коляның күңел түрендәге иң эчкерсез хыялы диңгезгә бару булган. Күрәчәге шул булгандыр: биредә аны үлем сагалап торган. Аның әтисе Сергей Мальков “Интертат”ка шул хакта белдерде. Коляны әбисе Галя алып барган. Әле яңарак кына баласын җирләп, Аксубайдан Түбән Камага кайткан ата озак сөйләшә алмады, һәм аны аңлап та була. Бала хәсрәтеннән дә ачырагы юк, диләр.

– Коля диңгезгә барырга бик хыяллана иде. Аның күңел түрендәге якты теләге иде бу. Минем әнием көннәр алды да, бер атнага киттеләр. Оныгының хыялын тормышка ашырасы килде. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем нидер буласын сизендем, - ди Сергей Мальков.

Сочи мэриясе яңгыр сулары агып төшә торган чокырга егылып һәлак булган малайның үлемендә әбисе дә гаепле дигән. Әби белән онык ливневка каршындагы кунакханәдә яшәгән. Әбинең бу тирәне яхшы белгәне, чокырда рәшәткәләре булмавы турында хәбәрдар булуы турында әйтелә. “Көчле яңгыр һәм шторм турында кисәтүләр берничә тәүлек дәвамында таратылды, куркынычсызлыкны кайгырту, тормышны куркыныч астына куймау турында әйтелде”, - дип аклана мэрия матбугат хезмәте. Белгечләр рәшәткәләр булмауны, инженерларның проект карары булган, дип әйтә. Имеш, тропик көчле яңгырлар була калса, рәшәткәләрнең су басуга китерүе ихтимал. Шул сәбәпле, ливневка ачык булган.

Әби, баланы коткарырга теләп, ливневкага үзе дә сикергән. Әмма коткара алмаган - бала егылган вакытта башын бәреп, аңын югалту сәбәпле, диңгезгә агып киткән. Әби, көчле тетрәнү алу сәбәпле, сырхауханәгә җибәрелгән. Хәзер инде ул Татарстанга кайткан.


Баланың гәүдәсен алырга килгән туганнарын яшәтү чыгымнарын Сочи үз өстенә алса да, гаепне тануның әсәре дә күренми. Кеше хәлен кеше белми. Сергей Мальков та, гаепне, җаваплылыкны кемгәдер аударып калдыру бездә гадәти хәл бит инде, ди. Газизләрен югалткан Мальковларның Сочи администрациясенә карата судка шикаять бирү-бирмәүләре әлегә билгесез.

– Судка бирү мәсьәләсен әле уйлап та карамадык. Компенсацияләр турында да әле беркем берни әйтми. Әле кичә кич кайтып, бүген җирләп, яңа өйгә генә кайттык, - ди Сергей Мальков.

Алена һәм Сергей Мальковлар гаиләсе соңгы ярты елда Түбән Кама районы Ширәмәт авылында яшәгән. Шәһәрдәге фатирларын сатып, биредә шәхси өйләре белән яшәргә ниятләгәннәр. Мальковларның ерак туганнары Эдуард әйтүенчә, балаларына һава да чистарак булыр дип, шулай карар кылганнар. Колядан тыш, Мальковларның 3-4 яшь тирәсендәге кечкенә уллары Кирилл бар.

– Мальковлар Ширәмәткә быел апрель аенда гына күченде. Минем җирлектә 1 меңнән артык кеше яши, бу гаилә белән якыннан таныш түгел идем. Быел Коляның мәктәпкә укырга керергә тиешлеген генә беләм. Кичә баланы алып кайткач, өйләренә кайгы уртаклашырга килдем, - диде Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы Владимир Емельянов.


Коляның әти-әнисенең ике яктан да әби-бабайлары чыгышы белән Аксубай районы Иске Илдерәк авылыннан. Алар бүген барысы да Түбән Кама районында яши. Иске Илдерәк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин, авылда туганнары күп булганлыктан, баланы шунда җирләргә карар кылганнарын әйтте.

– Күмәргә бөтен әби-бабайлары, туганнары зур автобуста кайтканнар иде. Җирләү бик авыр узды. Улыңны, оныгыңны кинәт кенә югалтып карале син! – ди Валерий Альметкин.

- Без бар кешенең дә Коля, аның гаиләсе һәм якыннары өчен, шушы авыр минутларда Ходай ярдәм итсен, дип дога кылуларын сорыйбыз. Мальковлар гаиләсенә җылы сүзләр, догалар белән ярдәм итәргә кирәк, - дип белдергән Рождество Христова храмы рухание, иерей Артемий Ямашев бүген җирләгән вакытта.

Баланы күмүдә Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм район җитәкчеләре катнашкан.

– Бик тәртипле гаилә. Сергейның әти-әнисе Василий абый белән Галя апа – бик яхшы кешеләр. Сергей белән без кечкенәдән хоккей уйнап үстек, бүген дә уйнарга тырышабыз. Бер мәктәптә укыдык, - дип сөйләде Сергей Мальковның дусты Виктор Харитонов.

Малайның әти-әнисе эшләүче ТАНЕКО һәм Түбән Кама нефтехим заводлары җитәкчелегенең фаҗига кичерүче гаиләгә тиешле ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә иткәнен язган идек.

РФ Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча идарәсе матбугат хезмәте “Саксызлык белән үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Фаҗиганең шаһитлары сораштырыла.

Бүген тирән газап кичерүче Мальковлар гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз. Күркәм сабырлыклар телибез!

 

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: aksubayevo.ru

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев