Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Соң утырткан помидорлар чыдам була

Айның бу көннәре утырту эшләре өчен бик уңышлы.

1-2 апрель бакча эшләре белән шөгыльләнү өчен иң уңайлы көннәр. Кысла йолдызлыгында булган Ай үсә башлаганда чәчкән, утырткан яшелчәләр мул уңыш бирәчәк. Бүген-иртәгә - кыяр, ташкабак, базилик, иртә өлгерә торган помидор утырту өчен аеруча уңышлы көннәр. Помидор өчен соң инде димәгез, соң чәчсәгез дә, үсентеләр тиз шытачак һәм тиз үсәчәк тә. Бу вакытта утырткан орлыклардан нык һәм чыдам үсентеләр үсә, яшелчәләр мул уңыш бирәчәк. Шулай ук помидор, борыч, баклажан үсентеләрен күчереп утыртырга була.
Тамырлары саклансын һәм яхшы тармаклансын өчен рассаданы аерым чүлмәкләргә, савытларга күчереп утырту киңәш ителә. Аерым үскән рассада җиргә утырткач, тиз һәм зыян-зарарсыз тамырланып китә, аның уңышы да 10-12 көнгә иртәрәк җитешә, утыртканнан соң яфраклары саргаймый, шиңми, коелмый. Ә помидорда иң иртә уңыш бирә торган беренче чәчәк төркемнәре саклана.
 
 

Фото: vsem-privet.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

 
 

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев