Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сәламәтлеккә зыян салган өчен ОСАГО буенча түләүне арттырырга тәкъдим иттеләр

Россиянең Финанс министрлыгы тәкъдиме гомергә һәм сәламәтлеккә зыян китергән өчен түләү лимитын этаплап дүрт тапкырга арттыруны күздә тота.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Финанс министрлыгы гомергә һәм сәламәтлеккә зыян китергән өчен ОСАГО буенча түләү лимитын дүрт тапкырга арттырырга тәкъдим итте. Бу сумма 500 меңнән 2 миллионга кадәр артырга мөмкин. Бу хакта ведомствоның Финанс сәясәте департаменты директоры Вера Балакирева сөйләде дип яза ТАСС. 

Тәкъдим тормышка ашырылган очракта гомергә һәм сәламәтлеккә зыян китергән өчен ОСАГО буенча лимит түләүләре һәм мәҗбүри иминият кысаларында пассажир ташучыларның җаваплылыклары тигезләнәчәк.

Тарифка лимитны арттыруга иминиятчеләр үзләре йогынты ясаячак, дип өстәде Финанс министрлыгы вәкиле. ОСАГО шартлары либрелизациясе проекты куәт һәм төбәк коэффициентын этаплап бетерүне күздә тота. Аларны Россия Банкы билгеләгән тариф коридоры кысаларыннан астан-өскә таба тайпылыш белән башта 30%, соңыннан 40%ка база тарифына алыштыру планлаштырыла.

Үзәк Банк Финанс министрлыгы тәкъдимен хуплады һәм аны гадел дип атады. Кабул ителгән карар ОСАГО бәясенә тәэсир итәчәк, ләкин исәпләүләр ясаганчы, тариф үзгәрү турында сөйләргә иртәрәк, диделәр Банкның матбугат хезмәтендә.

"Россия автоиминиятчеләр союзында лимитны арттыру тарифның 10-11 процентка күтәрелүенә китерәчәк, ягъни автомобиль хуҗаларына иминият бәясе уртача 500-600 сумга артачак”, - диделәр РСА матбугат хезмәтендә.

  • Россиядә юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү өчен мобиль кушымта булдырачаклар.

Фото: http://www.sba-consult.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев