Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин эшеннән китте

Гадел Вафин министр вазифасында дүрт елдан артык эшләде.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин отставкага китте. Бу хакта "Татар-информ"ның үз чыганагы хәбәр итте. Карар бүген имзаланган.

Гадел Вафин министр итеп 2013 елның сентябрендә билгеләнгән иде.

Татарстан Идел буе округында медицина күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарда булды. Республикада кешеләренең уртача яше дә үсә, быел бу күрсәткеч 73,64 елга җитте.

Соңгы биш елда Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Лениногорскида төбәкара йөрәк-кан авыруларын дәвалый торган үзәкләр ачылды. ТР Президенты фәрманы белән амбулатория пунктларын төзекләндерү программасы кабул ителде, моның өчен 7,5 млрд финанс планлаштырылган. Былтыр республикада 75 сырхауханә төзекләндерелде.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча республика халкының 75,5 проценты медицина хезмәте күрсәтү белән канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев