Сәламәтлек саклау министрлыгы QR-кодның срогы турында аңлатма бирде
Бүген Дәүләт хезмәтләре порталында кодларның срогы кимүе билгеле булган иде.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Цифрлы министрлыгы ковидтан прививка ясаткач бирелә торган QR-кодның гамәлдә булуы вакыты турында аңлатма бирде.
«QR-кодның гамәлдә булу вакыты үзгәрми. Ковидтан прививка ясаткач, Дәүләт хезмәтләре порталында бирелә торган QR-код үз вакытында гамәлдә була. 8 ноябрьдә иртән Дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар QR-кодның гамәлдә булуы вакыты үзгәрүен абайлап алды. Бу Порталда уза торган техник эшләр белән бәйле. Хәзер портал штатлы режимда эшли. QR-кодлар янәдән торгызыла», диелә ведомство хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев