Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Сәламәт тәндә - сәламәт рух"

3 нче июнь көнне МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында "Сәламәт тәндә - сәламәт рух» - девизы астында Сәламәтлек көне узды. Көн дәвамында балаларның сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында күзаллауларын киңәйтү һәм ныгыту максатыннан төрле чаралар үткәрелде.

Спорт ярышлары һәм уеннардан тыш, тәрбиячеләр тарафыннан «Сәламәтлегеңне сакла», «Файдалы гадәтләр», «Хәрәкәттә - бәрәкәт», «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» дигән темаларга  әңгәмәләр үтте, сәламәтлек темасына кагылышлы әдәби әсәрләр укылды. Физик тәрбия бирүче тәрбияче урта төркем өчен «Лунтик һәм аның дуслары» циклыннан күренми торган микроблар турында танып-белү мультфильмын күрсәтте, ә мәктәпкәчә яшьтәге өлкән балалар зирәк ябалакның “Саклык дәресләрендә” булдылар. Саф һавада: ”Өлгер бул!", "Кем тизрәк?” , "Күңелле көнгерә" һәм башка уен эстафеталар үткәрелде. Балалар сәламәтлекне сакларга кирәклеге турында күп яңалык белделәр, бер үк вакытта күңел ачтылар.

 

Реклама

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев