Саба дулкыннары

"Слабо?!" - халык Фирдүс Тямаевны ямь-яшел күл уртасына бастырып җырлаткан (ВИДЕО)

Буа халкы өчен быелгы Сабантуй бик озак истә сакланыр, мөгаен. Ник дигәндә, концерт белән кунакка килгән Фирдүс Тямаевны ямь-яшел күл эченә бастырып җырлатканнар.

"Тирәнме?" - дип сорый Фирдүс кешеләрдән. Тамашачылар арасында "Слабомы?" дигән сүз яңгырый.

Моңа җавап итеп җырчы: "Сез бит мине беләсез. Бу сүзләрегез өчен... Кем минем белән?!" - дип озак уйлап тормыйча суга кереп китә. 

"Мондый концертның булганы юк иде әле! "Сандугач" җырын халык белән бергәләп күл эчендә җырладык," - дип яза бер инстачы матур-яңа күлмәк, чалбарлары белән яраткан җырчысы артыннан суга төшәргә куркып тормаган тамашачыларны күздә тотып.  

 
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: