Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сәхнәне бизәүче Айнур

РАЙОНЫБЫЗНЫҢ МӘДӘНИ КАЗАНЫШЛАРЫ СӘХИФӘСЕНӘ ТАГЫН БЕР ЗУР ҖИҢҮ ӨСТӘЛДЕ: РАЙОН МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНЫҢ МУЗЫКА БЕЛГЕЧЕ – ТАЛАНТЛЫ ЕГЕТЕБЕЗ АЙНУР ГАБДЕЛХАКОВ ГАРМУНЧЫЛАРНЫҢ ФӘЙЗУЛЛА ТУИШЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ КОНКУРСЫНДА ҖИҢҮ ЯУЛАП, 1 ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМГА ЛАЕК БУЛДЫ.

Айнурның сәнгатькә юл башы  җыр-моңга гашыйк  гаиләдән башлана. Алма агачыннан ерак төшми, диләр.  Әти-әнисе  Мәдинә һәм Газинур Габделхаковлар озак еллар район мәдәният йортында эшләп,  районыбызның мәдәни тормышын җанландыруда зур өлеш  керткән шәхесләр булуын барыбыз да белә. Кечкенәдән  сәнгать җанлы гаиләдә тәрбияләнгән малайның  кичләрен әти-әнисе белән  репетицияләрдә йөрүе,  төрле мәдәни чараларда  катнашуы, гомумән, сәхнәдә үсүе  берсе дә эзсез узмый. Улларының җыр-моңга сәләтен күргән әти-әнисе аны Саба cәнгать мәктәбенә алып килә.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

 

Фәридә Вилданова

Чыганак: http://saby-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев