Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сириядә Россия самолеты төшкәндә, 32 кеше һәлак булган

Фаҗига "Хмеймим" аэродромында була.

Бүген Сириядә "Хмеймим" аэродромына төшәргә кергәндә Россия Ан-26 транспорт самолеты һәлакәткә юлыккан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, һава судносы җиргә килеп бәрелгән, ул утыру юлына 500 метрлап килеп җитә алмаган.

Бортта 26 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган, барысы да һәлак булган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, фаҗига сәбәпчесе булып, техник төзексезлек торырга мөмкин. Самолетка атмаганлыклары билгеләп үтелгән.

Россия Оборона министрлыгы комиссиясе әлеге хәл килеп чыгуның барлык сәбәпләрен ачыкларга ниятли.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев