Саба ТВ

Синоптиклар: Үзәк Россиядә коену сезоны булмаячак

"Фобос" үзәгендә җәйнең һәм җылының бик аз булачагын фаразлыйлар.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Үзәк Россия халкы быел кызу җәйне көтеп ала алмаячак. Бу хакта "Фобос" һава торышы үзәге хезмәткәре Евгений Тишковец RT га интервьюда җиткерә.
"Минем карашка, Үзәк Россиядә инде җәй булмас. Җылылык та бик аз гына булыр. 25 - 30°C кызулыкны татып булмас инде. Шундый температурада коену сезоны ачылуына ышана алмыйм. Бик кыюлар коенса гына", - дип билгеләп үткән Тишковец.
Синоптиклар быелгы июнь аен Мәскәүдәге соңгы 14 ел эчендә иң салкын ай итеп билгеләгән.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: