Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Синоптиклар җәйнең беренче көненә ҺАВА ТОРЫШЫның ничек булачагын фаразлады

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч көнгә үз фаразларын җиткерде. Республика синоптиклары китергән мәгълүматларына караганда, 30 май көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән көчле яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Шул ук вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитеп, көчәю ихтималы да фаразлана. Минималь температура төнлә - +3..+8, көндез максималь һава температурасы +14..+19 градус булачак.
31 майда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем күзәтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, җиңелчә. Төнлә минималь һава температурасы - +2..+7; көндез максималь температура +13..+18 градус булыр дип көтелә.
1 июньдә шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә, дип хәбәр итә Татар-информ. Төнлә урыны белән бераз яңгыр сибәләргә мөмкин. Көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Җил көньяктан, уртача. Шул ук вакытта иртән һәм көндез тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитү ихтималы да бар. Җәйнең беренче көнендә төнге минималь температура - +5..+10, көндез максималь һава температурасы +18..+23 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=18949
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев