Саба ТВ

Синоптиклар җылы җәйне кайчан көтәсен хәбәр итте

Илнең күпчелек территориясенә җылы җәй августта килеп җитәргә мөмкин.

(Казан, 13 июль, "Татар-информ"). Илнең күпчелек территориясенә җылы җәй августта килеп җитәргә мөмкин, дип хәбәр итте Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе баш белгече Марина Макарова. "Беренчел фараз буенча, илнең күпчелек территориясендә нормага якын температура режимы урнашачак", - диде ул.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, августта һава температурасы Россиянең Европа өлешендә һәм Уралның көньягында нормадан югары булырга мөмкин. Себердә, Якутиядә һәм Ерак Көнчыгышта гадәттәгедән салкынрак һава торышы көтелә.

РИА Новости язганча, июль башында "Фобос" һава торышы үзәге белгечләре Россиянең үзәгендә яшәүче халыкка кызу җәй көтәсе юк, дип фаразлады.

Июнь аенда һава торышы Мәскәүдә берьюлы берничә рекорд куйды. Мәсәлән, 15 июньдә соңгы 138 елда иң салкын җәй көне булды: башкалада 9,5 градус җылы иде. Айның соңгы көне, үз чиратында, рекордлы күләмдә явым-төшем алып килде- бер көндә 65 миллиметр явым-төшем яуды. Бу - айлык норманың 84 проценты.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: