Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Синоптиклар яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә атна башында - 25 градус, сишәмбе - 27, чәршәмбе 29 градуска кадәр җылы булачак.

(Казан, 24июль, "Татар-информ"). Россиянең урта полосасында якын арада явым-төшем кимиячәк. Синоптиклар яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә, дип яза "Российская газета".

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Россиянең үзәк полосасында дүшәмбедән температура әкренләп күтәрелә башлый. Атна башында Мәскәүдә - 25 градус, сишәмбе - 27, чәршәмбе 29 градуска кадәр җылы булачак. Июльнең соңгы атнасын синоптиклар җәйнең иң җылы атнасы дип саный. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина хәбәр иткән.

Реклама

Һава торышы Идел буеның төньягында катлаулана. Биредә исә яшенле яңгыр, боз, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк җил көтелә. Температура нигездә 22-27 градус тирәсе булачак, дип фаразлый синоптиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев