Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Синоптиклар Татарстанда көчле җил чыгу ихтималын хәбәр итә

Һава торышы шартларының бозылуы 6 октябрьдә көннең икенче яртысында һәм 7 октябрьгә каршы төндә көтелә.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада һава торышының бозылуы көтелә. 6 һәм 7 октябрьдә тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитә торган көчле җил булачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Һава торышы шартларының начараюы 6 октябрьдә көннең икенче яртысында һәм 7 октябрьгә каршы төндә көтелә.

Реклама

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кисәтүенчә, көчле җил юл хәрәктенең барлык катнашучыларына куркыныч тудыра. Һава шартлары көйсезләнгән вакытта урамда булсагыз электр үткәргеч линияләре, агачлар, реклама такталарыннан һәм витриналардан, шулай ук өй кәрнизләреннән ераграк булыгыз, иске түбәле биналар, агач ботаклары астына яшеренмәгез. Төрле җәрәхәтләр алмас өчен йорт, бина подъездларына кереп торырга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев