Саба ТВ

Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтә

Көннең икенче яртысында яшен, көчле җил һәм боз яву ихтималы бар.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтү таратты.
Идарә мәгълүматларына караганда, 13 июньдә көннең икенче яртысында һәм кичен Татарстанда һәм Казанда урыны белән яшен булуы көтелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп, көчәергә мөмкин. Урыны белән боз яву ихтимал.
Бүген Татарстанда һаваның көндезге максималь температурасы +21..+26 градус булачак.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: