Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Синоптиклар Себердән килә торган кар штормы турында кисәтә

Себернең төньягында барлыкка килгән түбән басымлы көчле циклон Себер, Урал, шулай ук Россиянең Европа өлешенең төньягында, көнчыгыш һәм үзәк өлешендә һава торышына йогынты ясаячак. Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина шул хакта сөйләгән.

Циклон белән бергә көчле җил киләчәк һәм кар явачак. 23 ноябрьдә кайбер төбәкләрдә җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрдан узарга мөмкин.
 
Татар-информ” агентлыгы Татарстанда бүген урыны белән буран булачагын хәбәр иткән иде. Төньяк-көнбатыштан җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәргә мөмкин.
 
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә, 22 ноябрьдә, республиканың күпчелек районнарында кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җилнең тизлеге секундына 19 метрга җитәргә мөмкин.
 
23 ноябрьдә җил тагын да көчәя – аның тизлеге секундына 21 метрга җитәчәк.
 
Күпчелек районнарда буран көтелә. Бозлавык һәм кар көртләре күзәтеләчәк.
 
 
 
 

Фото: https://pixabay.com
 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев