Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Синоптиклар Россиядә экстремаль табигать күренешләре арту турында кисәтте

Мондый үзгәрешләр «катастрофа да, атом-төш сугышы да түгел», шуңа күрә аларга җайлашырга кирәк.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә глобаль җылыту сәбәпле, экстремаль табигать күренешләре артуы көтелә.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Парламентская газета»га биргән интервьюсында сөйләгәнчә, Россиядә климат үзгәреше, дөньякүләм һава торышы белән чагыштырганда күпкә тизрәк бара.

«Чагыштыру өчен: глобаль җылынуның уртача тизлеге — 10 ел эчендә 0,17 градус. Ә Россиядә 10 ел эчендә 0,45 градус — 2,5 тапкырга артык. Бу безнең ил — континенталь, уртача һәм югары киңлекләрдә булуы белән бәйле. Континентлар өстенлек иткән киңлек зоналарында глобаль җылыну аеруча ачык чагыла», — диде ул.

Температура күтәрелү сәбәпле, Россиянең көньягында климат коры, шул ук вакытта төньякта явым-төшем күбрәк була. Өстәвенә, илдә куркыныч күренешләр күбәя, шулай итеп, соңгы 25 елда аларның саны ике тапкырга арткан.

«Өстәвенә, безне экстремаль табигый күренешләр артуы көтә. Бу бигрәк тә җәй көне аномаль эсселеккә кагыла», — диде Роман Вильфанд.

Мондый үзгәрешләр мәңгелек туң эрүгә китерергә мөмкин, ә ул үз чиратында, «күңелсез нәтиҗәләр» барлыкка китерә. Мисал өчен, якында урнашкан биналар җимерелергә мөмкин.

Әлеге үзгәрешләр «катастрофа да, атом-төш сугышы да түгел», шуңа күрә аларга җайлашырга кирәк. Өстәвенә, дөньяда углекислый газ концентрациясен киметү чаралары күрелә, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев