Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Синоптиклар ноябрьдә һава торышы ничек үзгәрәчәген әйтте

РФ Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина ноябрьдә һава температурасы нормадан югарырак булачак дип фаразлый. Бу хакта «Российская газета» яза.

Федераль басма Мәскәүне мисал итеп китерә, анда ноябрь аенда гадәттәгедән җылырак булырга мөмкин, салкыннар көтелми: көндез -1дән -6га, ә төнлә -10га кадәр суык булачак.

Татарстанга килгәндә, «Гисметео» порталы мәгълүматлары буенча, бездә дә җылы булачак. Ноябрьнең беренче көннәрендә температура +11 градуска кадәр җитәргә мөмкин, аннары ул акрынлап кими. Максималь дәрәҗәдә көндез -2 һәм төнлә -4 градуска кадәр төшәчәк. 13 ноябрьгә кадәр кар явуы көтелми.

 

Реклама

Фото: pixabay.com

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев