Реклама
Татарстанда 30 майга кадәр һава температурасы нормадан 5 градуска түбән булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә сөйләделәр.
Синоптиклар шулай ук 22 майда һава шартларының бозылуы турында кисәтте. Татарстан Республикасы территориясендә бүген төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк.
Көндез термометр баганасы +12 градуска кадәр күтәрелә.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз