Реклама
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 7 августта, республикада һәм Казанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк.
Республика территориясендә төнлә минималь һава температурасы +11..+16 градус булса, көндез иң югары температура +23..+28 градуска күтәреләчәк.
Татарстан башкаласында төнлә +13..+15, ә көндез +24..+26 градус җылы булачак.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз