Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Син кеше тормышын тикшереп утырма!” "Син - ... знатогы!" Атказанган артистлар тамашачылары белән ничек аралаша?

Элек артист белән бер авыз сүз алышыр өчен аның концертын көтеп, запискалар язып, сәхнә артларына керергә җан талашсалар, хәзер рәхәт замана килде. Әйтәсе сүзеңне җырчының “Инстаграм”ына гына элеп куясың. Күлмәге ошамыймы, җырымы, әллә макияжымы – рәхим ит, фикереңне белдер. Артистлар үзләре дә җавапсыз калдырмый тамашачыларын. Кемдер аларга акыл белән уйлап җавап бирсә, икенчеләре кызулык белән генә “тондыра”. “Интертат” атказанган исемен йөртүче эстрада җырчыларының “Инстаграм”да ничек аралашуын тикшерде.

Кем әдәпле сөйләшә соң әле дип уйлауга, күз алдына атказанган исемен бер ай элек кенә алган Ландыш Нигъмәтҗанова килеп басты. Ландышның 170 мең язылучысы бар. Сер түгел, җырчыга интернет популярлыгын аның балалары алып килде. Бигрәк тә “Йәйә” (Ләйлә) белән “Гүмәч” (Гомәр) күтәрде әниләрен.

Җырчы үз битендә сәхнә тормышын гына түгел, шәхси тормышын да һич курыкмый күрсәтеп бара. Балалары белән гел татарча гына сөйләшүе, ире Фәрит Таишевның гаиләгә булган мәхәббәте язылучылар тарафыннан бары тик соклану гына тудыра. Ландыш бер генә комментарийны да игътибарсыз калдырмый диярлек. Ул укучыларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирә, рәхмәт сүзләрен дә җиткерә. Гүпчем, Ландышның тамашачыларына хөрмәте күренеп тора. Афәрин аңа! Бишле куябыз!

Гүзәл Уразованың 280 мең язылучысы бар “Инстаграм”да. Ландыш белән чагыштыргада, ул гаиләсен һәм балаларын соңрак “элә” башлады. Гүзәл үз битендә файдалы киңәшләр белән дә уртаклаша. “Баланың футболкасына җиләк-җимеш суы акса”, “Телефон суга төшсә, нишләргә?” кебек киңәшләрен ябырылып укыйлар. Гүзәл дә яздан башлап укучыларына җаваплар яза башлады. Матур телдә яза. Шулай ук күп сорауларга җырчының фан төркеме администраторы да җавап бирә.

Фирдүс Тямаевның 229 мең укучысы бар. Фирдүс сайланып тормый, итектән тә, галошта төшкән фотоларын да куя. Хәер, бу аңа ничектер килешеп тә тора кебек. 

Комментарийлары да үзенчә аның. Ул телефонның теге ягындагы кешене белмәсә дә, “син” дип сөйләшә. Бер мисал: li.lia5328 аккаунты Фирдүскә яза: “Фирдүс, ахмак чукрак кеше кебек сөйләшеп утырма. Фәрит Таишевны кабатлый күрмә тагын!" Фирдүс җавапсыз калмый, әлбәттә: “Син кеше тормышын тикшереп утырма! Фәрит Таишев нишләгән?” дип җавап бирә. 

Тямаевның юмор хисе кайвакыт сатира белән дә кушылып китә. Rozaliyamp3 яза: “Тешеңне агарткансың, тигезләткән бугай, Фирдүс! Элек тешеңне күрсәтми идең”. Җавапсыз калса, Фирдүс – Фирдүс буламени: “Әйе, кичә идән краскасы белән буядым” дип язып куйган. Аның бу җавабы 179 кешегә ошаган.

Тямаевның язылучылары бәлеш белән булган хәлне дә хәтерлидер әле. Базарлы Матакта яраткан тамашачысы җырчыга бәлеш пешереп алып килгән иде. Фотода бәлешнең өсте көйгән кебек күренә. И, чәйнәп тә күрсәттеләр инде шуны. “Что за көйгән бәлеш бу?”, “Эх, әрәм иткәннәр!” дип хатын-кызлар язса, “Бәлеш горелый просили, да?” дип, ир-атлар да фикер калдырды. Соңрак бәлешнең хуҗасы да элемтәгә чыкты. “Бәлешнең көймәгән икәнен бүген күп кеше күрде. Инстаграмда күргәч, исем китте. Бар гаеп фотога төшергәндә ут яктылыгында дип уйлыйм. Барыгызга да рәхмәт, тик мине үпкәләтергә тырышу файдасыз. Андый янган бәлешне мин алып бармас идем”, - дип язды. Фирдүс җавапсыз калмады, шунысы өчен рәхмәт аңа. “Апа, җаным, Алланың рәхмәте яусын! Яраткан өемә алып кайттым, хатыныма, улыма авыз иттерергә, бик тәмле пешергәнсез. Аллаһы Тәгалә сезне ризыктан аермасын, амин. Җәмәгать, минем әнием яшендәге апа безгә бәлеш пешереп килгән. Әзрәк әдәпле булыгыз, сезнең әниегезгә шулай язсалар, матур буламы? Бөтенләй иманыгызны югалттыгызмы әллә?” дип җавап кайтарды. 

Гомумән, Фирдүс укый, иренми, яза. Аны тамашачылары белән гадел дип атап буладыр. Ул ашка – аш, ташка таш белән җавап бирә.

Яңа гына табадан төшкән тагын бер атказанган җырчы Эльмира Сөләйманованың 63 мең язылучысы бар. Ул “бит”енә күбрәк афишалар, иҗатын кертә. Эльмирага комментарий язучылар күп түгел. Шуңа күрә аның бер мәшәкате ким, аларга җавап биреп утырасы юк. Әмма җырчы атказанган исеме алуы белән котлаган һәркемгә рәхмәтләрен җиткергән.

Иркәнең 109 мең язылучысы бар. Ул укучылары өчен шактый ачык. Әнисен дә, ирен дә, кызларын да, иҗатын да куя. Мишәр кызы – чая телле. Иркә кием кибетендә кемнедер көткәндә биеп утырган видеосын элгән. Аңа каршы: “Иркә, утырма почетыңны төшереп, оят” дигән сүзгә каршы ул: “Ярар, киттем аннан” дип җавап кайтарган. 

Гомумән, Иркә постларын чәйнәргә урын калдырмаслык итеп куя. Әйтик, салам өстенә утырып төшкән фото астына ул: “Болай гына утырам” дип язган. Ертык чалбар киюенә дә үзе бәя биргән. “Ике кеше минем чалбарымны тикшерә, мине ишетми дип уйлыйлар инде” дигән. Ә иҗат, шәхси тормыш турындагы сорауларына Иркә әдәпле генә җавап кайтарып бара.

Лилия Муллагалиеваның 56 меңнән артык язылучысы бар. Ул аларның һәркайсы белән таныштыр кебек тоела. Чөнки җырчы бер генә комментарийны да игътибарсыз калдырмый, теләп һәм яратып җавап бирә. Аш-суга оста Лилия рецептлары белән дә уртаклаша.

18 мең язылучысы булган Филүс Каһиров сәхнәдә нинди – "Инстаграм"да шундый. Фотоларның күп өлешен афишалар алып тора. Шулай ук тормышын да күрсәтә Филүс. “Алтын тавыш” иясенең “китек” яклары да юк, шуңа күрә аңа усал сүзләр язучы да юк. “Кунак ашы – кара каршы” дигәндәй, Филүс тә әдәплек саклый үз битендә.

Алсу Әбелханова исә шушы көннәрдә барысыннан да уздыра. Биш көн элек ул Магнитогорск шәһәрендә, концерт алдыннан бизәнеп утырган видеосын куйды.

 Marat010274 исемле язылучысы аңа турыдан ярып: “Күзләр матур! Ә авыз кырыйларын сызгач, б...мәсе шикелле” дип язды. Татарстанның атказанган артисты да җавапсыз калмады, хәреф хатасы белән булса да: “Б...мә знатогы” дип язып куйды.

Дөрес, бу язмаларның гомере озын булмады, җырчы аңына килеп, аны тиз арада алып атты. Алсу Әбелханованың 35 мең язылучысы бар. Санаулы мизгелдә артистның бу сүзләрен күреп өлгермәүчеләр дә булгандыр. Әмма бу матур сүзләр ватсапта тиз арада популярлашты. 

Без инде хәзер ничек сөйләшәсен беләбез, атказанган артист өйрәтте! 

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: "Татар-информ", Инстаграмнан скриншот

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев