Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Син борчылма, әни! Балалар ник өйдән чыгып китә?

Бу көннәрдә, дәррәү килеп, Балтач районының Әтнә авылында яшәүче 17 яшьлек Гөлсирин Гатиятуллинаны эзләделәр. Казанда белем алучы беренче курс студентының көллияткә укырга дип чыгып киткән җиреннән юкка чыгуына берәү дә битараф калмады. Соңгы җиде ай эчендә республикада 182 үсмер өеннән чыгып киткән. Үсмер­ләр­гә нәрсә җитми? “ВТ” хәбәр­чесе шул сорауга җавап эзләде.

Яратам, нишләтим?

Гөлсириннең әнисе Лилия әй­түенчә, хәл белешеп, Россиянең кайсы төбәкләреннән генә шалтыратмаганнар. Борчылучылар да, ярдәм итәргә теләүчеләр дә күп булган. Гатиятуллиннар гаиләсе барысына да рәхмәтен белдерә. Ахыр чиктә, кызның интернет аша танышкан егете янына китүе билгеле булды.


Барысы да компьютер уеныннан башланган. “Баштарак Гөлси­рин, әни, яман шеш белән авыручы егеткә бик зур суммада акча кирәк, диде. Бу егет Калугада яши, төне буе компьютерда утыра. Аның белән скайп аша аралаштылар. Бел­мәгән кешегә берүк ышана күр­мә, дип кисәттек. Әмма соңыннан аны ярата ук башлады бугай, – ди ике бала анасы Лилия. – Әлеге егет белән сөйләшеп тә карадык, әмма уртак тел таба алмадык. Кунакка чакыргач, акчам да, вакытым да юк дип, күрешүне кичектерде. Ул гына да түгел, безне кызның иреген чикләүдә гаепли башлады. Гөл­сиринне котыртып, безнең өстән полициягә яздыртты хәтта. Арабызга кысыласыз дип, зур кешеләр белән янады. Ярты ел дәвамында безгә психологлар ярдәм итте. Гөлсирин бераз тынычланып торды да аның белән тагын аралаша башлады. Кызы­бызның кешене кызгана торган гадәте бар. Ярдәм сораучыларга хәер дә бирергә тырыша. Үзе яши торган йорттагы сукбайга ризык бирәм, ди иде”.


Гөлсирин көллияттә дәресләр калдырмаган. Уку йортыннан бер кисәтү дә юк. Беренче курста гына булса да, эшкә урнашкан. “Мох­таҗлыктан түгел, үзенә генә фатир арендалыйбыз, теләгән әйберен сатып ала идек. Әмма беркайчан да, теге кирәк, бу кирәк, дип дауламады. Кечкенәдән эш яратып үсте, тирескә кадәр үзе түгә иде хәтта. Кеше мөстәкыйль яшәргә тиеш, дип кабатлый иде. Калугага чыгып китәсе көнне миңа: “Минем өчен борчылмагыз, яхшы эш таптым”, – дигән смс җибәрде. Югалуын бел­гәч, бөтенләй йокыбыз качты. Әти-әни өчен зур хәсрәт бит бу. Рәхмәт, полиция вәкилләре дә, психологлар да безне ярдәменнән ташламады. Иптәш кызыннан кызы­бызның кайда икәнен белгәч, аның белән скайп аша аралаштык. “Мин укуымны монда дәвам итәм, кайтмыйм”, – диде. Яхшы кеше булса, бер хәл инде, – дип аптырый Лилия ханым. – Инде үзебез янына барырга җыенабыз. Менә шундый авыр хәлдә калдык. Кызларын кулда тота алмаганнар, дип безне гаепләү­челәр дә бардыр. Әмма баланы өйдә генә бикләп тотып та булмый бит.  Укыйсы да   бар.  Балаларыбыз тормышына беркайчан да битараф булмадык. Улыбыз Себердә эшли. Дөрес, үзебез дә кайдадыр ялгышлык җибәр­гән­бездер. Бәлкем, аралашу җит­мә­гәндер”.

“Бер тәүлектән кайталар”

Балалар чыгып китү, югалу очраклары сирәк очрак түгел. Әйтик, Чаллыда гына ел башыннан егермедән артык бала югалган. Калада берничә көн югалып торган үсмер кызны эзләделәр. 15 яшьлек кыз өеннән чыгып киткән җирдән кире кайтмаган. Үзе белән Россия, чит ил паспортын, җылы киемнәр, бизәнү әйберләрен алуы мәгълүм. Мәгариф идарәсеннән шалтыратып белешкәч, кызның табылуын хәбәр иттеләр. Күпчелек очракта балалар ата-аналары белән бәхәскә керү сәбәпле, өйләреннән чыгып китә. Июль аенда исә шул ук Чаллыда яшәүче 15 яшьлек кыз егетенә ияреп Санкт-Петербургка киткән булган.


Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгъ­лү­матларга караганда, быелның җиде аенда республикада 182 үсмер югалган. Аларның 125е – өеннән, 57се балалар йортыннан чыгып киткән. Югалган 182 баланың 81е – малайлар, 101е – кызлар. 11дән 14 яшькә кадәр – 60, 15тән 18 яшькә кадәр – 116 кеше. Ә 133 балигъ булмаган үсмернең беренче тапкыр гына китүе түгел икән. Белгечләр әйтүенчә, андыйлар күп очракта беренче тәүлектә үк табыла, өйләренә үзләре кайта. Алар дусларында, танышларында кунган була. Балалар йортында тәрбия­ләнүчеләр исә әти-әниләре, элеккеге танышлары янына юл тота. Гомумән алганда, Татарстанда хокук саклау органнарына 2008 елдан бирле үсмерләр югалу буенча 6 мең 156 гариза кергән. Шуның 20се бәхетсез очракка юлыккан. Тагын өчесе җинаять корбаны булган. Җинаятьләрнең барысы да ачылган. Бүген 17сен эзләү дәвам итә.

 


Бүген ярдәмгә волонтерлар да килә. Татарстанның төрле шәһәр­ләрендә “Лиза Алерт”, “Василиса”, “След”, “Надежда” кебек кеше эзләү белән шөгыльләнүче отрядлар эшли. “Лиза Алерт” оешмасы быел 28 үсмернең эзенә тө­шәргә булышса, 12сенең кайда икәнен ачыклаган. Әлеге оешма мәгълү­матларына караганда, ел саен илдә 120 мең кеше югала.


Белгечләр әйтүенчә, баланы өеннән чыгып китәргә төрле сәбәпләр мәҗбүр итә. Гаиләнең имин булмавы, әти-әниләр, дуслар арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыгу, контроль җитмәү, ятимлек, баланың психик яктан тайпылышы, кырын эшләр белән мавыгу... Үсмерләрдә җәзадан курку, үзенә игътибар юнәлтү хисе дә юк түгел.


Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм үсмерләр буенча законнар үтәлешенә күзәт­челек итү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов белдергәнчә, андый очраклар гаиләдәге низаглар аркасында чыга, күбрәк имин булмаган гаиләләрдә күзәтелә. “Өйдән чыгып киткән үсмерләр ике-өч көннән табыла. Кайберләре әти-әниләренә үпкәләп, телефоннарын сүндереп куя. Үзләренчә, миннән башка яшәп карагыз әле, дип каршылык бел­дерергә тели. Бу очракларга бик җитди карыйбыз. Әле менә Түбән Камадан шалтыратканнар иде. 4 октябрьдә чыгып киткән студент кыз элемтәгә чыккаласа да, өенә кайтмаган”, – ди Җәүдәт әфәнде.

Дус та булу кирәк!

Психолог Гөлүсә Ахунова әй­түенчә, мондый хәлләр бигрәк тә әниләрнең балалары белән дуслыгы какшау аркасында килеп чыга. “Әниләр кызларының серен белер­гә тиеш. Авылда әниләргә психологик ярдәм оештырырга кирәк. Авыл советлары бу эш белән шөгыльләнә алыр иде. Чакырсалар, үзем дә кайта алам. Әти-әниләр үз хаталарын аңлар иде, – ди белгеч. – Шәһәр җирендә исә мәктәп психологларына ышану юк. Аңа сөйләсәң, бу хәл башкаларга тарала. Сыйныф җитәк­че­ләре әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торса, мондый хәлләр булмас иде. Балаларга шәхес итеп карарга өйрәнергә кирәк. Интернетны да чикләп булмый. Балтач кызы белән булган очракта исә гаиләгә шул егет яшәгән шәһәргә бергәләп барырга кирәк булган”.

 

Сәрия Мифтахова

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев