Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Син бүген үләсең", яки сектант тормышы белән танышу - Интертат

Сектантлар үзләренең бу юлга ничек чыгулары хакында "Интертат"ка сөйләде.

Нәрсәдән башланды

Мин аның белән Бауман урамында очраштым. Моңарчы да яныма килеп төрле сораулар биргән кешеләр бар иде. Аларга артык игътибар бирми, яисә туктап булышырга кирәкме дип сорап кына үтеп китә идем. Икенче көнне үк аларны оныта идем. Җәй көне дус кызымны көткән вакытта да яныма бер чит ил кызы килеп утырды. Нәрсәдер сорый башлады. Я адашкандыр, я уку йорты кая икәнен белмидер дип, мин аны тыңлый башладым. Ул бер җөмләсе белән аптырашта калдырды. "Син бүген үләсең", ди. Иртән бик яхшы кәеф белән йокыдан уянган идем, бер дә үләргә дигән план юк иде. "Аңламадым" дим. "Син бүген үләсең. Үлсәң, нәрсә эшләр идең? Ничек уйлыйсың, син җәннәткә, әллә җәһәннәмгә эләгер идеңме?" - дип сорады бу кыз миннән.

Уйландым. Үзем дә журналист булгач, бу берәр нинди социаль роликтыр, яки пранктыр бәлки дип уйладым. "Белмим. Үземне бер гөнаһсыз дип әйтә алмыйм. Бер Ходай белә дип җавап кайтардым". Шушы сүзләрне ишетүгә ул бөтенләй башка тема турында сөйли башлады.

- Үзеңне коткарасың киләме?

- Нәрсәдән?

- Үлемнән. Иисус Христос безне коткара. Ул безнең өчен үлгән. Ул барыбызны да ярата. Кил әле, кочаклыйм. Әйдә безнең якшәмбе көн мәктәбенә кил!

Ул вакытта мин бу кыздан ничек кирәк алай тизрәк ераграк китергә тырыштым. Өйгә кайтканнан соң гына уйлана башладым. Казанда Иисус Христоска ышанасызмы дип акча сорап йөдәтүчеләр дә, үзләренең оешмаларына чакыручылар да аз түгел. Нинди оешма, нәрсә өчен җыелалар? Бу хакта күбрәк беләсем килде. Ислам, христиан дине белән үзләренең кырын эшләрен яшерергә тырышкан кешеләр дә бар бит араларында. Тагын бер тапкыр андый кешене очратсам, чакырган мәктәпләренә барып кайтам дип үземә сүз бирдем.

Насыйп булгандыр инде. Мин ял итәргә дип эскәмиягә утырган идем. Озын итәк кигән, битендә бер грамм косметика булмаган, чәчен бер якка җыеп үреп куйган, ярты башын яулык каплаган урта яшьләрдәге хатын-кыз яныма килеп утырды. Утырган җирдән минем белән сөйләшә башлады. Бу оешма турында күбрәк беләсем килде. Очрашуга кил, барысы турында да аңлатып сөйләрмен диде ул миңа. Ризалаштым.

Секта, квартира һәм сарык каны

Билгеләнгән көн килеп җитте. Бардым. Без Бауманда җыелдык. Кеше аз, бишәү генә иде. Фатирага барырга кирәклеге ачыкланды. Бардык. Кердек. Керүгә үк телефоннарны, электрон әйберләрне алып куярга куштылар. Бу шом өстәде. Хәләтемне бер үзем генә белә идем. Телефоннарны алып кую белән генә чикләнмәделәр, хатын-кызлар капшап та карады - кием астында яшереп калдырмаганмы, янәсе.

Анда да шул ук "Син бүген үләсең" дигән сүзләр белән каршы алдылар. Кешеләргә аякларын бөкләп идәнгә утырырга куштылар. 10 минутка якын шул сүзләрне кабатлап утырдылар. Янымда утырган хатыннан бу нинди фатир һәм еш аралашалармы икәнен сорадым. 

- Фатир үзгәреп тора. Һәр атна саен алыштырабыз. Без Ходайны каян да табабыз. Урынны алыштырып торырга кирәк. Ул бөтен җирдә дә безнең аңа ышануыбыз турында белергә тиеш.

- Еш очрашасызмы?

- Юк. Яңа кешеләрне кабул иткәндә генә очрашабыз. Монда һәркем үзе өчен эшли. Без дөрес дин юлын күрсәтергә тиешбез.

- Бу дин турында сөйләп китче. Ничек инде дөрес юл?

- Чын дөреслекне беләсең килсә, Коръән һәм Библия укы. Икесен берләштерсәң, дөрес дин килеп чыга. Кеше кайсын булса да сайларга тиеш түгел.

- Син монда күптәннәнме? Кем алып килде?

- Бер ай бар. Дустым чакырды. Аның монда йөргәне хакында белә идем. Әле аның дөрес юлда икәнен ул вакытта аңламый идем.

- Акча сорыйлармы соң монда?

- Юк. Без үзебез корбан итәбез. Без бүген үләбез. Кешеләрне коткарыр өчен без акча жәлләргә тиеш түгел. Кеше кирәгенчә үзе бирә.

Алга таба сөйләшү тукталды. Озын чәчле, ябык киемнәрдәге хатын-кыз чыгып, безгә ни өчен җыелганыбыз хакында аңлата башлады. Аның сүзләре буенча, без барыбыз да үләчәкбез. Шуның өчен чын дингә керү һәм үзебезне коткару бик мөһим. Дөрес юл христиан һәм мөселман дине кушылмасы дип аталды. Беренче утырыш өчен акча түләнми икән. Икенче утырышка теләгән кешеләр килә ала. Ләкин анысына килгәндә нәрсәдер корбан итәргә кирәклеге ачыкланды. Кешеләрне коткару өчен акча кирәклеге хакында әйтелде.

Җыен тәмамланганнан соң 15-16 яшьләрдәге егет белән сөйләшергә булдым. Аның әнисе аралашуыма башта карышса да, мин бу дин белән кызыксынганым, "дөрес юл" турындагы сорауларны бирәм дигәч, тынычланды.

- Син монда кайчаннан?

- Балачактан. Әни алып килде. Алар мине алга таба җитәкче итеп күрәләр. Мин кешеләргә дөрес юл күрсәтергә тиеш.

- Теләп йөрисеңме?

Реклама

- Юк. Әни өчен генә. Алар мине сайладылар. Мин моннан китсәм, әни риза булмаячак.

- Бу юл турында сөйләп китче.

- Мөселман һәм христиан дине бергә кушылырга тиеш. Бу чын һәм бердәнбер дөрес юл санала. Без христианнар кебек чәршәмбе һәм җомга көнне генә түгел, атна буе пост тотарга тиеш. Ит, сөтле әйберләр ашарга ярамый. Коры җиләк-җимеш, яшелчәләр, боткалар гына ярый. Күргәнеңчә, бездә таза кешене күреп булмый. Кеше иң беренче җанын кайгыртырга тиеш, тәнен түгел.

- Ә мөселманнардан нәрсәләр аласыз?

- Корбан чалу. Бездә билгеле бер система бар. Әгәр унга якын кешене алып килә алсаң, сиңа башка төрле караш була. Син башкалардан бер баскычка югарыда торачаксың. Андыйларга тап куялар.

- Нинди тап?

- Сарык канын кулга тамызалар. Андыйларны җиңел үлем көтә дип санала.

- Китәргә уйламыйсыңмы?

- Мин әле булдыра алмыйм. Әнине моннан алып чыгарга кирәк. Ахыргача ябыгып, тилегә чыкканчы...

Әлеге егет белән озак сөйләшеп булмады. Әнисе килеп, кулыннан җитәкләп диярлек өстерәп алып китте.

Кем җәһәннәмгә эләгәчәк?

Таралышып беткәнче бер яулыкка төренгән мөселман кызы белән дә сөйләшеп алырга өлгердем. Ул монда икенче ай икән. Ике ай эчендә барлыгы 3 очрашуга килгән.

- Нигә бу юлга кереп китәргә уйладың?

- Дус кызларым әйтте. Барырга булдым.

- Дөрес дин дип саныйсыңмы?

- Әлбәттә. Монда килгәч, мин күңел тынычлыгы алдым. Чынлап торып тынычлап яши башладым. Без барыбыз да үләсе барлыгы турында уйларга тиеш. Үлемгә әзерләнергә кирәк. Син әле беренче генә тапкыр монда киләсең. Күбрәк йөри башласаң, барысын да аңларсың. Дөрес ашау, киенү - барысын да өйрәнәсең.

- Дөрес ашау?

- Әйе. Ит, сөтле әйбер ашамаска кирәк. Бөтен әйбер дә хәләл булырга тиеш. Ләкин син ул ризыкларны чистартырга тиеш. Без ризыкларны Х. алып киләбез. Ул догалар укый. Догалы ризыкны гына ашарга ярый.

- Кием турында нәрсә әйтә аласың?

- Ябык киемнән йөрү зарур. Чәч күренсә ярый. Яулык кияргә кирәк. Без үзебезнең матурлыкны күрсәтеп йөрергә тиеш түгел. Мин бу хакта дус кызларыма да әйтәм.

- Алга таба нишләргә уйдыйсың?

- Дөрес дин буенча яшәргә. Мине өйдәгеләр өнәп бетермәсә дә, миңа барыбер. Алар җәһәннәмгә эләгәчәк. Ә мин җәннәттә виноград ашап, аларның җәфаланганына карап утырачакмын.

Сүз өзелде. Таралыштык. Яшесең, яшисең дә нинди дөньяга килеп эләктем мин дип уйлыйсың. Кешеләр нәрсәгә андый җирләргә бара? Аларга ни җитми, нәрсә этәрә? Әллә кеше шулкадәр дәрәҗәдә сүзгә ышанучан зат буламы икән? Әллә инде чынлап бу озын күлмәкле, үрелгән чәчле апаларның гипнозлау көче бармы? Кешеләрнең баш миенә тәэсир итә алырлык сүз табалар инде әллә соң? Тәгаен генә җавабын белмим. Ул 10 минут буе аяк бөгеп бер үк җөмләне кабатлап утырган кешеләрнең уйлары нинди икәнне беләсем килмәгәнне аңлыйм. Әгәр дә аларның уйлар сәләтләре калган булса инде. Сүзгә тиз бирелмәүчеләр монда килеп утырмас иде.

Эшсезлектән, тормышта нәрсәдер эзләп таба алмаган кешеләр, әгәр дә сезнең чынлап та эшегез юк икән, китап укып, урамда паркта йөреп карагыз, берә шөгыль табыгыз. Бер белмәгән җиргә барып, үзеңне куркыныч астына кую - чыгу юлы түгел...  Дәвамы: https://intertat.tatar

 

 

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА
Фото: https://pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев