Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Симезлек — диагнозмы?

Ябыгасың килә, әмма фигураң һич тә үзгәрергә теләмиме? Бәлки, гаеп үзеңдәдер?

Таза кешеләр күп вакытта артык мәшәкатьләнмичә, яшәү рәвешен үзгәртмичә генә ябыгырга тели. Тәкъдим ителгән менюдан тайпыла. Спорт белән шөгыльләнергә теләми, йоклау режимын боза. Кибеттә файдалы продуктлар сатып алмый. Кунакта тәмле ризыклардан баш тартмый.
Шул ук вакытта, таза кешенең могҗиза булдырырдай серле даруга өмете зур. Бер атнада ябыктырырлык! Ә 40 килограммнан бер ел дәвамында котылырга туры киләчәк икәнлеген белгәч, куллары һәм кәефе төшә.

Симезләр гәүдәнең артык авырлыгы – тышкы, эстетик проблема гына, дип уйлый. Эчтән үзгәрергә кирәклеген аңламый. Гаепне башкалардан эзли. Янәсе, эш авыр, ир эчә, балалар тыңлашмый. Белгечләр фикеренчә, һәр икенче симез хатын-кыз шулай уйлый. Бу язмада үзегезне танысагыз, укыгыз да нәкъ киресенчә эшләгез!

 

Фото: btw.by

Автор: Айгөл Юлъякшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев