Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“СИМЕТ“ЛӘР САБАНДА СЫНАТМАС

Район хуҗалыкларында яз­гы кыр эшләренә әзерлек бара: шушы агротехник чараны тиз арада башкарып чыгу өчен, беренче чиратта, машина-тракторларның һәм чәчкечләрнең төзек бу­луы зарур.

Татарстан Хөкүмәте йортында барлык районнар белән видео­конференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов: "Ашламалар, орлыклар, авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү, механизаторларны әзерләү - бөтен бу система төгәл эшләргә тиеш",- диде. Район башлыкларына чәчү кампаниясенә аеруча игътибар итәргә кушты

Без эшнең ничек оештырылуы белән танышырга, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин фатыйхасы белән, "Симет" җәмгыятендә булдык. Техника паркында, амбарда эшләүчеләр барысы да хезмәт урынында. Игенчеләрне һава шартлары ничек килер, технология таләп иткән вакытка сыешып булырмы, чәчү техникасы көйсезләнеп эштә тоткарлык тудырмасмы һ.б. шундый сораулар борчый. Соңгы елларда хуҗалыкта иркен кырларда сабан культуралары чәчү тәҗрибәле игенче Расим Вәлиев җаваплылыгында икән. Мөслимдәге "Агромастер" җитештерү компаниясе чәчкече белән 8нче сезонына әзерләнүче механизаторны паркта очраттык. "Былтыр чәчүгә 1 майда чыккан идек. Быел да шуңа тартыр, ахры. Ә техника бүгеннән әзер. Агрегат ватылып, туктап калганы юк. "Агратор" белән бер сменага 90 гектар чәчеп була, атна-ун көнлек эш инде ул",- диде "Нью Холланд"ы белән хуҗалыктагы сөрү җирләрен төп эшкәртүче тракторчы..

Реклама

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз


Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев