Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Симермәс өчен ике киңәш

Россия Сәламәтлек министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян симермәс өчен ике киңәш биргән.

Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Белгеч ике кагыйдәне истән чыгармаска кирәк дип саный.

"Беренче кагыйдә - рационның энергетик кыйммәте һәм организм сарыф иткән энергия тәңгәллеге законы. Күпме сарыф иттең - шулкадәр аша. Тәүлеккә ничә калория сарыф итсәң, организмга шул күләмдә ризык керергә тиеш. Әгәр ризык артык керсә, кешенең массасы арта, аннары ул симерә", - дип кисәтә табиб.

Икенче кагыйдә - организмга җитәрлек күләмдә биологик актив матдәләр керергә тиеш. Сәламәтлек белән проблемалар чыкмасын өчен, кеше организмын витаминнар һәм минераллар белән тәэмин итәргә тиеш. Әгәр бу ихтыяҗны азык-төлек белән генә тәэмин итеп булмаса, табиб киңәш иткән витаминнарны эчү хәерле.

"Безнең организмга ризык белән бергә 170 ләп химик кушылма керергә тиеш", - ди белгеч.

 

 

Фото: https://pixabay.com
 

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев