Саба ТВ

Сигез кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдинов адвокаты аша мөрәҗәгать белән чыккан

Сигез хезмәттәшен үтергән солдат Рамил Шәмсетдиновның адвокатлары Читада. Яклаучы Равил Тугушев эш нечкәлекләре турында сөйләп, Забайкальеда аның белән бергә юрист Руслан Нагиевның да булуын билгеләп үтте.

Равил Тугушев Рамилгә сак астында тоту рәвешендә кисәтү чарасы 4 айга озайтылды дип хәбәр итә. Алда тикшерү гамәлләре, шул исәптән экспертизалар үткәрү дә каралган.   

Адвокат гаепләнүче исеменнән аның мөрәҗәгатен һәм рәхмәт сүзләрен дә җиткерә.   

"Мин Рамил исеменнән әлеге катлаулы вәзгыятьтә аны яклап тавыш бирүчеләргә, аны хуплаучыларга, әтисенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә", - ди ул.

"Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, юристлар үз эшләрен Рамилнең хезмәттәшләрен аффект хәлендә булып үтерүен раслауда төзергә ниятли. 

Тулырак: Рамиль Шамсутдинов через адвоката обратился к россиянам. Арест стрелка продлен 

 

 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.12.2019

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: