Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәймиевләр АКШның кара исемлегенә керде

Айрат һәм Радик Шәймиевләр, Татарстандагы «ТАИФ» компаниясе акционерлары, АКШның кара исемлегенә керде. Исемлектә «Газпром» һәм «Роснефть» җитәкчеләре Алексей Миллер белән Игорь Сечин да бар.

Биредә барлыгы 114 түрә һәм дәүләт компанияләре җитәкчеләре тәкъдим ителгән, дип яза Татар-информ.
Исемлеккә шулай ук 96 эшкуар кертелгән. Алар арасында Алишер Усманов, Роман Абрамович, Сөләйман Кәримов, Евгений Касперский, Петр Авен һәм Владимир Потанин бар.
Америка Финанс министрлыгында искәртүләренчә, исемлеккә эләгү нинди дә булса чикләүләр кертүне күздә тотмый.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев