Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Швеция белән Германиягә... чүп җитми. Ә без кая куярга белмибез

Елның шушы вакыты җитсә, чисталык мәсьәләсе телебез­дән төшми. Икеайлыклар игълан итәбез, өмәләр үткәрәбез, экологлар, җәмәгать инспекторлары әледән-әле рейдларга чыга, гаеплеләргә беркетмәләр төзи, штрафлар сала, хакимият каршындагы АДМ комиссия­сендә тикшерәләр... Яңа төр кануннар, аларга өстәмәләр пәйда була, чүплекләр ясау-ябу, чүпләрне үзәкләштерелгән типта җыйнау... – тагын әллә ниләр эшләп карыйлар. Тик аңа карап чистармыйбыз гына. Ел да бер үк – сүз, ел да бер үк – проблема. Чүп тә артканнан-арта гына бара.


Моннан берничә ел элек Балтачның үзендә эксперимент рәвешендә чүпләрне капчыкларга тутырып, үзәкләштерелгән рәвештә җыя башлагач, “Чүпкә батып үләр­без инде, зинһар, коткарыгыз!” – дип, аптырап, мөрәҗәгать иткәннәр иде. Дөрестән дә, башта бу эш бик каршылыклы барды, өзеклекләр дә булды, графиклар да төгәл үтәл­мәде. Нәтиҗәсе, чыннан да, аяныч булыр кебек иде. Әмма бераз вакыттан соң барысы да тәртипләнде. Акрынлап инде барлык авыллардан да атнага бер тапкыр билгеле бер график белән җыя башладылар. Күпләр әллә кайчан кирәк булган дисә, авыл саен берничә кеше әле дә каршы. Кайберләре, бездә чүп юк, ди (билгеле, бер кәнфитең биш кат тәти кәгазьгә төрелгән бер чорда моңа ышануы кыен), кем­нәрдер, ягабыз, ди (гәрчә, закон нигезендә катгый тыелса да), район буенча килешү төземәгән шундый 180ләп хуҗалык бар икән.


– Ничек чүп булмасын, – ди бу хакта фикерен сорагач, районда шушы эш белән шөгыльләнүче оешма җитәкчесе Наил Габдрахманов. – Көн саен алты махсус машина чүп җыярга чыгып китә – бу бит әле районның бер өлешенә генә (Чепья зонасы аерым җыйнала – Г.Х.)! Һәркайсы берничәшәр рейс ясый. Әле ярый машиналарыбыз шунда ук пресслап җыя торган, юкса, ул чүпне ташып өлгерә алмаслар иде. Бүгенгә инде полигон 80 процентка тулган. Анда көне буе өзлексез бер трактор таптатып, күмдереп тора, тагын берсен запаста тотабыз. Әгәр тегесе ватылып, таптатмый баш­ла­саң, чүплек көнендә тулачак. Язгы-көзге чорларда эре чүпкә трактор арбалары куйдырабыз. Дөрес, түләүле. Башка вакытта да берничә хуҗалык яки урамнар берләшеп, заказ бирәләр. Үз техникасы белән китергән кешегә чүбен бушлай аудару өчен бер генә шарт бар: килешү кәгазе кирәк. Бу кадәресенә халык ияләшеп беткән иде инде. Менә озакламый төбәк операторы дигән яңалык кертеләчәк. Безнеке кебек полигоннар ябылачак, рес­публикада зур берничә полигон гына калып, чүпләрне шунда ташыячаклар.


“Чүпне болай җыйный башлау белән районда законсыз чүп таш­лау­лар бөтенләй диярлек бетте, бик күп файдасы булды. Нәтиҗәдә үт­кән ел өч чүплек күмелде, бер­сенә агачлар утыртылды, икесе урнашкан җирләр авыл хуҗалыгы файдалануына тапшырылды, быел тагын берничә чүплек күмеләчәк, – ди Балтач районы буенча эколог Мансур Ибраһимов. – Бездә хәзер күбрәк төзелеш материалларын тиешсез урынга куйган өчен бер­кетмәләр төзелә. Юкса җирле үзи­дарәдән белешмә генә аласы да алты ай тынычлап торасы. Әмма кеше кисәтүне аңламый. Эколог аркасы белән борылуга, ул инде биргән вәгъдәләрен оныта. Ә менә һич югы 500 сум штраф салсаң яки админис­тратив комиссиягә барып кайтса, нәтиҗәсе бар. Минем эш практикасында нибары бер тапкыр кабатланган очрак булды”.


Әмма бу бездә чисталык белән проблема юк дигән сүз түгел. Олы юл буйларында, күмәк ял итү урыннарында, урман аланнары, посадкаларда әле күпме җыештырсалар да, чүп бетми. Юкса контроль аз, димәс идем. Берәү җыештыра, би­шәү пычрата, дигәндәй. Кешеләр­дә чисталык әдәбе, культура дигән нәрсә тәрбияләми торып, ай-һай, нәр­сәдер үзгәрер микән?


Тагын шунысы кызык: без чүпләрне кая куярга, нишләтергә дип баш ваткан чакта, Швециядә аның 99 процентын эшкәртәләр икән (бу – дөньяда иң югары күр­сәткеч)! Ә Россиядә 90 процент чүп... чүплекләргә китә. Швециядә исә, яхшылап араланганнан соң, чүпләрнең яртысы яндырыла, аннан энергия алалар, ди. Пластмасса, кәгазь, азык-төлек калдыклары кабат эшкәртүгә яки биогаз җитеш­терүгә китсә, чүплекләргә фәкать инде башка берничек тә кулланып, бернәрсә дә эшләтеп булмый торган чүпләр генә китә икән. Саннар теленә күчерсәк: биредә 50,6 процент чүп кабат эшкәртелә, 48,6сы –  энергия алу өчен яндырыла, полигоннарга 0,8 проценты гына җибә­релә. Ә бездә эшкәртелә дигәне 7-8 процент арасында тирбәлә. Бүген чүп Швециянең җылыту системасында хәлиткеч роль уйный, бер елга биредә чүп яндырудан якынча 17 мең кВт энергия алына. Бу илдә чүп­тән акча эшләргә шулкадәр өй­рәнеп җиткәннәр, хәтта илгә чүп җитми, аны башка илләрдән кер­тәләр икән. Германиядәге чүп яндыру заводларында да елына 2 миллион тонна үз чүпләре яндырыла. Аларда да чүп җитми. Елына якынча 1,3 миллион тоннага кадәр чүпне Норвегия, Ирландия һәм Бөекбританиядән кертә.


Ә бездә чүп яндыру заводы турында сүз генә чыкты, ризасызлар баш күтәрер хәлгә җитте. Гадәттә­гечә, бар яңалыкка да каршы чыгу галәмәтеме ул, әллә инде, алдана тор­гач, “һавага берниди зарарлы матдәләр дә чыкмаячак!” дигән вәгъ­дәләрнең хаклыгына шиклә­нү нәтиҗәсеме? Аптырагач, башлап йөрүче бер кешегә, чит илгә барып, шушындый завод эшчән­леге белән турыдан-туры танышып кайтырга да тәкъдим булды. Әлегә барырга риза булучы юк дигәннәр иде. Шул ук вакытта, чүп күп, дип тә зарланабыз, чүплиләр, дип тә. Әле чүпне чит илгә чыгара башласалар, аңа да каршылар табылыр иде. Үзебезгә кирәк түгелмени, шуны да эшкәртә белмәгәч, дияр идек. Аң­ламассың безне. Әллә, чыннан да, сатарга гынамы икән бу чүпне?!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 56, 20.04.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев