Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Шушындый яман чирләр булмасын иде". Җырчылар шагыйрь Рөстәм Зәкуанны искә төшерә

Кичә шагыйрь, күп җырлар авторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреты Рөстәм Зәкуан озакка сузылган көчле авырудан соң вафат булды. "Котычкыч хәбәр. Рөстәм абый, каты авырудан соң, вакытсыз арабыздан китеп барды.

Шулкадәр күп уртак җырлар иҗат иттек. Минем илле процент җырларымның авторы ул Рөстәм абый!!! Җырчыларга бир җырларыңны, матур көйләр иҗат итәсең бит дип мине эткәләүче дә ул! Рөстәм абыйга мин бик рәхмәтлемен!
 
Концертларына килгәч, Алла боерса, яңаларын ишетәм икән инде, сюрприз ясыйсың миңа дип сөенгән иде соңгы тапкыр сөйләшкәндә. 15 көн генә узды бит әле...
 
Ватсаптан яңа җырларны җибәреп бардым. Ләкин, кызганычка каршы, тыңлый да, килә дә алмады...
 
Әле бит күпме җырланмаган җырлар калды. Күпме планнар бар иде...
 
Урының оҗмахта булсын, Рөстәм абый! Бик яхшы кеше идең!!!
 
Эх, әни турындагы җырны да ишетә алмады. Миңа махсус язып бирде бит ул шигырьне!"- дип язган Нурзадә.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Коточкыч хэбэр(( Ростэм абый каты авырудан сон,вакытсыз арабыздан китеп барды(( Шулкадэр куп уртак Яна жырлар ижат иттек.Минем 50 % жырларымнын авторы ул Ростэм абый!!! Жырчыларга бир жырларынны,матур койлэр ижат итэсен бит дип,мине эткэлэуче дэ ул! Ростэм абыйга мин БИК рэхмэтлемен!!!!! Концертына килгэч,Алла боерса,яналарын ишетэм икэн инде,сюрприз ясыйсын мина дип соенгэн иде сонгы тапкыр сойлэшкэдэ.15 кон генэ узды бит эле(((((Ватсаптан яна жырларны жибэреп бардым.Лэкин,кызганычка каршы,тынлый да алмады,килэ дэ алмады((( Эле бит купме жырланмаган жырлар калды,купме планнар бар иде Якыннарынын кайгыларын уртаклашам! Урынын ожмахта булсын,Ростэм абый! БИК яхшы кеше иден!!! (Эх,Эни турындагы жырны да ишетэ алмады.Мина махсус язып бирде бит ул шигырьне!!!!) #ростэмзакуан#нурзада

Публикация от Нурзада Ведущая праздника (@nurzada28)

 
"Без сөйләшеп тордык. Күпме планнар бар иде. Күпме җырланмаган җырлар калды. Якыннарының бик зур кайгыларын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын, ходаем. Бер-беребезне абзый дип йөртә идек", - дип язган Илсур Сафин.
 
Илсур Сафин Рөстәм Зәкуанның "Җаным чиста" шигырен урнаштырган.
 
Белмәсәм дә яттан догаларны,
Күңелемдә ята чисталык.
Изге азан иңли дөньяларны,
Иртәгесен уйлый бар халык.
 
Мәчетләрдә яңгрый изге азан,
Кол Шәрифтә татар намазда.
Күпме фикер, зыялы сүз ята
Мөфти сөйли торган вәгазьдә!
 
Хәтер барлый халкым кичкән юлны
Күңелемдә тарих тузаны.
Еллар аша килә ни сузылып?
Халкымныңмы авыр узганы?!

Яхшылыкка җирдә омтылдым мин
Җаным чиста. Ансын әйталам.
Ярлыкачы, диеп дога кылам,
Ялгышларым булса, йа Ходам!
 
Рифат Зарипов "Урыныгыз оҗмахның түрләрендә булсын" дип теләгән.
 
 
 
 
 
 
Данир Сабиров Рөстәм Зәкуан вафаты сәбәпле, видеомөрәҗәгать яздырган. "Шушындый яман чирләр булмасын иде", ди ул.
 
 
 
 
 

 

Фото: instagram.com/rifat_zaripov_official

https://intertat.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев