Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шушы ялны ирем белән үткәргән соңгы көннәр булыр дип кем белгән?

Узган елның май аенда гаи­ләбез белән ял итәргә бардык. Бу бәйрәмне ирем оештырган иде. Миңа берни әйтеп тормады, барыбызга да билетлар алып кайткан. Баштарак уңайсызланып тордым. Ә аннары, балаларның шатлануын күреп, мин дә ризалаштым. Ә менә шушы ялны ирем белән үткәргән соңгы көннәр булыр дип кем белгән?

Ялдан кайтуның икенче көнендә ирем мине дүрт балам белән ялгыз калдырып, мәңгелеккә күзләрен йомды. Ул вакыттагы хәлемне сөйләп аңлатырлык түгел иде. Мин ансыз яшәргә курыктым. Ничек балаларны аякка бастырыйм, нишлим дип, төннәр буе йокламыйча чыккан вакытларым булды. Тик Ходай ярдәмен бирә икән ул.
Иң авыр вакытларымда каен­анам терәк булды миңа. "Елап утырып эш чыкмас. Мин балаларны карашырмын. Син берәр һөнәр үзләштер. Чәчтарашка укы, косметолог бул", - диде. Башта бу сүзләрне ошатып бе­тер­мәсәм дә, дөрес әйтә бит әни дип, үз-үземне кулга алдым.
...Ирем Рамилне очратканчы, ниләр генә күрмәдем. Миңа сигез яшь булганда, әтием үлеп китте. Әни өч бала белән калды. Авыр вакытлар күп булды. Безне авылдашлар ташламады. Әле дә аларга рәхмәт укыйм. 20 яшем тулганда әнисез дә калдым. Мунчада ис тиеп үлде. Аның артыннан олы абыем Ренат мәңгелеккә күзләрен йомды. Бер дә авыртам дип зарланмый иде үзе. Көт­мә­гәндә, табиблар аңа яман шеш диагнозы куйды. Ә ул аны ишет­кәч, бөтенләй коелып төште. Ки­нәт ябыкты, ашамады, эчмәде. Үлемен көтеп ятты. Дәваланырга да теләмәде.
Ә Мөнир абыем фаҗигале төстә вафат булды. Авылда аш уздырган көн иде ул. Өйгә өч чак­рым кайтып җитмәде. Зур йөк машинасы белән бәрелешеп, шун­дук җан биргән иде. Ул көннәрне уйлау түгел, бу юлларны язу да кыен. Юлымда Рамил очрап кына бар хәсрәтемне оныттырды. Миңа әти дә, абый да булды ул. Гаиләбезне өзелеп яратты. Өйләнешүгә: "Өч балабыз булачак", - диде. Мин бер-бер артлы өч кыз бала таптым. Аңа да борчылмады.
Киресенчә, яратып кына торды сабыйларны. Алар да гел әтиләре тирәсендә бөтерелә иде. Дүртенчесенә авырга калганны белгәч, табарга кушты. УЗИ карынымда ир бала ятканын әйткәч, Рамил елап ук җибәрде. Дәвамчысын көткән бит, бәгырем! Улыбыз биш яшьтә әтисез калды. Көн дә: "Әти кайчан кайтыр икән?" - дип сорый. Әнә шул сорау бәгыремне телә. Үзем дә көтәм бит мин аны! Уйламаган бер минутым юк. Ярый әле, әни­ем бар. Рамилсез калган көн­нән соң фатирын сатты да безгә күченде. Бар акчасын оныкларына бүлеп бирде. Миңа терәк булды. Мин үземне кулга алырга өйрәндем. Башта чәчтарашка укыдым. Хәзер әкренләп акча эшли башладым. Әни, үз эшеңне башла, кияүгә чык, ди. Ничек итеп алай эшлим. Иремнең рухын рәнҗетермен төсле...

Гүзәл МИНЯЗОВА, Түбән Кама
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев