Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Шушы нужаларны күргәнең өчен син әле бик бәхетле булырсың, дидем": Илһам Шакировның 90 яшьлек апасы бөек энесен искә төшерә

Илһам Шакировны соңгы юлга озатырга килгән меңләгән кеше арасында Зәйнәп ханым Гәрәеваны табу җиңел булмас иде. Соры шәлгә төренгән, кыска буйлы, моңсу күзле, бөрешкән татар әбиен безгә Әлфия Афзалованың кызы Зөлфия ханым табып күрсәтте.

Сарман районының Яңа Бүләк авылыннан килгән 1929-нчы елгы Зәйнәп апа яраткан төпчек энесен, татар халкының бөек җырчысын Яңа татар бистәсе зиратында фани дөньяга озата иде.

Без Зәйнәп апага “Сез Илһам Шакировны энегез итеп ничек хәтерегездә калдырдыгыз?” дигән сорау бирдек һәм Илһам Шакиров турында өч хикәя ишеттек. 
 
“Бәләкәйдән үк моңлы бала иде”

Гыйлметдин әткәебезне репрессия корбаны дип кулга алганнан соң, безнең әнкәй Нуриәсма алты бала белән берүзе калды. Илһам арабызда иң төпчек малаебыз иде. Ә мин аның иң таянычлы олы апасы идем. Сабыйдан алып, тормышка чыгарып җибәргәнчегә кадәр мин аны карап үстердем. 
 
Башка апалары, абыйлары бер-бер артлы таралып бетеп, торф эшенә алындылар, тормышка чыктылар, ә мин тормышка да чыкмыйча Илһамны карап үстердем.

Ул балачактан ук бик тыныч, бик акыллы бала булып үсте. Укырга кергәч тә, гел бишлегә генә укыды. Беренче класстан алып җырлый да башлады. Мәктәпләрдә элек чыршылардан бизәкләр ясый иделәр, шул чыршылар арасыннан Илһам җырлый-җырлый килеп чыга иде. 
 
Сугышта тол калган хатыннар бөгелеп-бөгелеп елый иделәр аның моңына. 
 
Шул кадәр моңлы бала иде ул, бәләкәйдән үк.

Илһам, үсеп җиткәч, Казанда барып укырга хыялланып йөрде. Ул вакытта элек машиналарга утырып йөрү юк иде бит. Иске Чаллы пристаненә кырык чакрым юлны җәяү узып, җәяү кайтырга туры килә иде.
 
 
“Бу егет бик сәләтле, без аны армиягә әрәм итмәс идек”

Беркөнне, укулар турында белешеп йөргән вакытта, моңа армиядән повестка килде. Элек бит армиягә мәктәпләрдән дә ала иделәр. “Хәзер мин я армиягә китәм, я укуга кереп калам” дип, Илһам укырга керергә тырышты. “Барыбер армиягә барачаксың, чәчләреңне алдырып кил” дип, Илһамны кире кайтарып җибәргәннәр. Чәчен алдырмыйча, тагын укырга керер җиренә барган. Тагын укырга алмаганнар. Өч мәртәбә барган, өч мәртәбә “Чәчеңне алдырып кил” дип, моны куганнар. Шул кадәр ярсыды ул!

Инде чәчләрен алдыргач та, барыбер армиягә алырга булдылар. Менә нинди армия иде ул вакытта. Калып булмый иде. Ярый әле филармониянең җитәкчесе бар иде. Ул “Бу егет бик сәләтле, без аны армиягә әрәм итмәс идек” дип, Илһамны армиядән алып кала алды.
 
 
“Шушы нужалар күргәнең өчен син әле бик бәхетле булырсың”

Аягына да кияргә киеме юк иде. Әнкәй белән чабаталар ясап, капчыкка сохарилар җыеп, Илһамны укырга озатып җибәрдек. 

Казанга иске Чаллы пристане аша китәсе иде. Пароходны көткән вакытта Илһамның капчыгын бөтен документлары, ашамлыклары, имтихан биргән кәгазьләре белән бергә урлап киткәннәр.

Озак кына вакыт аннаң хат килмәде. Без әнкәй белән "Әллә армиягә алганнар микән моны?" дип уйлап, ут йотып, нишләргә белмичә тордык. Бервакыт хәбәре килде.

“Зәйнәп, – ди ул хатында (ул һәрвакыт миңа Зәйнәп кенә дип дәшә иде), – бөтен документларымны югалттым бит мин. Хәзер кайларга гына барып бәрелим. Барыр җирем калмады. Пристаньдә параходка утырдым да, үз-үземне суда югалтасым килде. Аннары мине тудырган әнкәемне тагы бер кат күрәсем килде дә, үз-үземне тыеп калдым”. 

Мин аңа “Дуракланма! Үзеңне әрәм итә күрмә. Әле син шушы нужалар күргәнең өчен, бик бәхетле булып, яхшы юлларда йөрерсең. Менә күрерсең”, – дип яздым.
 

 

 

Автор: Айдар ӘХМӘДИЕВ, Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Салават Камалетдинов

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев