Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Шундый күләмдә чәчәкләр үстерү хатын-кыз эше түгел"

Табигате буенча актив, һәрчак хәрәкәттә, гел генә ниндидер иҗатта булган Зәлияне студент чактан ук беләм. Ул гына түгел, еллар үтү белән безнең икебезнең дәУфа янындагы бер авылда яшәвебез билгеле булды. Бүген мин Зәлиянең шөгыле хакында язып үтмәкчемен.

- Сәяхәт итәргә, походларга чыгарга, ә буш вакытларымда чәчәкләр үстерергә яратам. Әнием  сөйләвенчә, кечкенә чагымда мин әллә кайлардан чәчәкләр орлыклары табып алып кайтканмын һәм без аларны бакчабызда үстергәнбез.Балачактан килгән төрле-төрле чәчәкләр үстерү “чире” акрынлап үтте. Мин лилияләр үстерүгә күчтем. Бакчамда аларның 18 сорты бар. Гортензияләр, пион, клематис һәм тюльпаннарны  бик яратам. Күпләр тюльпан чәчәкләрен өй шартларында үстереп буламы дип сорый. Күрүегезчә, була. Бары тик аерым шартлар тудырырга – дымлылык, тиешле һава температурасы, яктылык – кирәк. Тәүге тапкыр өйдә үстерелгән тюльпан чәчәген 12 ел элек күрдем һәм гашыйк булдым! Искиткеч матур иде ул чәчәкләр. Берничә тапкыр өйдә лаләләрне үстереп тә карадым, әмма өметләнеп көткән чәчәкләр үсмәде.

 

Ә былтыр Зәлия хыяллары хакында иренә сөйли. Ире аны хуплый. Алар бер тартма тюльпаннарга заказ ясый. Һәм лаләләр үсә, чәчәк ата! Тышта ап-ак кар  җәелеп ята, ә Зәлиянең өендә  - яз. Җитмәсә, Зәлиянең тюльпаннар үстерүен  ишетүчеләр аңардан Гашыйклар көненә һәм 8 март бәйрәменә сатуын үтенәләр. Шулай итеп, чәчәкләр сатылып бетә. Шуннан алып Зәлия алдагы “сезонны” түземсезлек белән көтә башлый.

 

 - Быел да берничә сорт лаләләр утырттым. Әлбәттә, аларны карау сабый баланы карауга тиң. Әмма ахырда тюльпаннарның чәчәккә бөреләнгәнен күрү шундый рәхәтлек хисе уята! Ирем миңа бу эштә бик ярдәм итә. Дөресен генә әйткәндә, шундый күләмдә чәчәкләр үстерү хатын-кыз эше түгел. Туфрак сатып алу, аны әзерләү, тартмаларны ташу эшләрен ирем башкара. Миннән – технология, утырту, су сибү. Нәтиҗәдә -  айдан артык күзне иркәләп торган төрле-төрле тюльпаннар! Хатын-кызларга шуны әйтәсем килә – нинди дә булса хыялларыгыз булса, аларны тормышка ашыру өстендә эшләгез! Нәтиҗәсе сезне, һичшиксез, куандырыр! – ди Зәлия “Өмет” укучыларына.

 

Автор : Әлфия Шакирҗанова

 

Фото: https://omet-rb.rbsmi.ru/

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев