Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ШУАБЫЗМЫ? ТАТАРСТАННЫҢ ТАУ ЧАҢГЫСЫ КОМПЛЕКСЛАРЫ ИСЕМЛЕГЕ

Татарстанда сноубордта һәм таудан чаңгыда шуу өчен мөмкинлекләр бармы һәм мондый ләззәт күпмегә төшәчәк? «Татар-информ» агентлыгы әнә шуларны ачыкларга тырышты. Яңа ел ялларында бу мәгълүмат файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Күпләр Татарстан тау чаңгысы яки сноубордта шөгыльләнү өчен бик яхшы урын түгел дип санап ялгыша. Республикада андый урыннар җитәрлек. Татарстанның күп кенә тау чаңгысы комплексларында сезон ачылды инде.

Без республикадагы иң популяр тау чаңгысы комплексларындагы бәяләрне өйрәндек, аларны башка төбәкләрдәге бәяләр белән чагыштырдык, шулай ук чит төбәкләргә сноуборд-турлар оештыручылар белән аралаштык.

«Свияжские холмы» тау чаңгысы комплексы

Савино авылы янында урнашкан әлеге комплекс Татарстанда таудан чаңгыда шуарга яратучылар һәм сноубордчылар арасында иң популяр урыннарның берсе. Моннан бер ел элек биредәге трассада сноуборд буенча Россия чемпионаты узды: анда Вик Уайлд, Алена Заварзина, Екатерина Тудегешева һ.б. спортчылар катнашты.

Узган елгы белән чагыштырганда, әлеге комплекста бәяләр үзгәрешсез калган. Әйтик, балалар өчен ике сәгать чаңгыда шуу эш көннәрендә - 500, ял көннәрендә - 700, бәйрәм көннәрендә (Яңа ел каникуллары, 23 февраль һәм 8 мартта) 900 сумга тәшкил итә. Олыларга исә мондый ләззәт 700, 900 һәм 1200 сумга төшәчәк.



Әгәр үз инвентарегыз юк икән, прокат пунктына мөрәҗәгать итә аласыз: биредә чаңгы һәм сноубордлардан башлап битлек һәм шлемнарга кадәр барлык әйберләрне дә арендага бирәләр. Дөрес, аларның бәясе арзан түгел: әйтик, шәһәрдәге махсус фирмаларда бөтен кирәк-яракларны очсызракка табарга мөмкин. Сноуборд яратучылар әйтүенчә, «Свияжские холмы» тау чаңгысы комплексы техник яктан яхшы җиһазландырылган һәм искиткеч инфраструктурага ия. Әмма дүрт трассаның да озынлыгы зур түгел. Бу тәҗрибәле райдерлар өчен берникадәр уңайсызлыклар тудыра.

«Ян» тау чаңгысы базасы

Әлмәттән 10 чакрым ераклыктагы Поташ Аланы авылында урнашкан. Биредә 6 трасса һәм фрирайд яратучылар өчен сноупарк бар. Комплекска даими килүчеләр трассаның яхшы яктыртылуын, уңайлы күтәргечләр урнаштырылуын билгеләп үтә.



Бәяләргә килгәндә, алар түбәндәгечә: махсус җайланмада чикләнмәгән күләмдә тауга күтәрелү бер көнгә (22.00 сәгатькә кадәр) 800 сумга төшәчәк. Шулай ук тауга ничә тапкыр күтәрелүгә карап, 150-550 сумга да билет юнәтергә мөмкин. Җиһазларны прокатка алу бәясе дә әллә ни «тешләми»: чаңгы һәм сноуборд арендалауның бер сәгате - 300 сум.

Моннан тыш, биредә махсус чаңгылар һәм сноутюбинг та арендаларга мөмкин. Тимераякта шуарга яратучылар да күңелсезләнеп утырмаячак. Тимераякта бер сәгать шуу - 50, тимераякларны бер сәгатькә прокатка алу 70 сумга төшә. Үз машинасында килүчеләр өчен парковка бар. Җиңел машиналар өчен аның бер сәгате - 50, микроавтобуслар өчен 70 сум тәшкил итә.

«Каскад» тау чаңгысы комплексы

Биектау районының Дөбъяз авылында урнашкан. Әлеге комлекстагы күтәргечләрнең бәясе олылар өчен эш көннәрендә - 200-550, ял һәм бәйрәм көннәрендә - 250-750, балалар өчен эш көннәрендә - 100-300, ял һәм бәйрәм көннәрендә 150-400 сум тәшкил итә.



«Каскад» комплексының төп кимчелекләреннән берсе - прокатка сноуборд алып булмавында. Биредә арендага чаңгы гына бирәләр. «Бер пар чаңгыны прокатка алу бәясе 300-400 сум тәшкил итә. Чаңгыда шуу вакытына бәйле рәвештә бәяләр дә үзгәрә: алга таба аның һәр сәгате 50 сумга кими», - диде комплекс хезмәткәре безгә телефон аша. Сноубордта әлеге җиһазны үзегез белән алып килгән очракта гына шуа алачаксыз. Юкса башка вариантлар эзләргә туры киләчәк. Шул сәбәпле, бу комплекс сноубордчылар арасында әллә ни популяр түгел.

«Кукмара» тау чаңгысы комплексы

Кукмара шәһәрендә урнашкан әлеге комплекста дүрт трасса бар, аларның иң озыны - 600 метр. Төнлә трасса яктыртыла, комплекс шулай ук искиткеч табигый ландшафты белән дә мактана ала.

Күтәргечләрнең бәясе бер көнгә 600 сумга якын тәшкил итә, олылар өчен кирәк-яракны прокатка алу бәясе дә шул суммага төшәчәк (балалар өчен - көненә 450 сум). Әгәр сноубординг яки тау чаңгысында тәүге адымнарыгызны гына ясыйсыз икән, инструкторга мөрәҗәгать итәргә мөмкин: аның сәгате 350 сум тәшкил итә.



«Кукмара» тау чаңгысы комплексы табигый тыюлык территориясендә урнашканлыктан, биредә шәхси машиналарда килеп булмый. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар моны комлексның бер кимчелеге дип саный һәм бу интернет-форумнарда еш кына бәхәсләр дә уята. Берәүләр өчен бу уңайсызлыклар тудырса, икенчеләре моны хуплый гына.

«Федотово» тау чаңгысы комплексы

Чаллы янындагы шул исемдәге кечкенә генә бер авылда урнашкан әлеге комплекста да профессиональ чаңгычылар арасында төрле ярышлар үткәрелә. Биредә алты трасса бар: чаңгыга яңа гына баскан кешеләр дә, тәҗрибәле чаңгычылар да алар арасыннан күңеленә хуш килгәнен табачак. Башка комплекслардагы кебек үк, трассалар яктыртыла, аларны даими рәвештә тәртипкә китерәләр.



Махсус җайланмада чикләнмәгән күләмдә тауга күтәрелү көненә 1000 сумнан (эш көннәрендә) 1500 сумга кадәр (бәйрәм көннәрендә) тәшкил итә. Сноубордны прокатка алу бәясе сәгатенә - 250-900, чаңгы арендалау 200-400 сумга төшәчәк.

Бу - Татарстандагы иң үзенчәлекле тау чаңгысы комплексларының берседер, мөгаен. Биредә сез чаңгы һәм сноубордта шуу белән бергә, фотосессия ясый, шулай ук ат, пони хәтта ишәккә дә атланып йөри аласыз.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев