Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ШТК шаярта: Элвин Грей җырларына намаз укыган әбиләр, ЗАГСка соңга калган Фәрит Низамиев, пенсиягә ара ерак...

Татар яшьләре нәрсә турында шаяра һәм бүгенге заманның нинди кимчелекләреннән көлә? Алар өчен нинди проблемалар актуаль? "Шаяннар һәм Тапкырлар клубы" бәйгесен

16 апрель көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Шаяннар Тапкырлар Клубы”ның (ШТК – балалар һәм яшь-үсмерләр өчен татарча КВН лигасы) егерменче уены узды. Әлеге уенда Казаннан, Чаллыдан һәм Самарадан 9 команда катнашты. Уен бу сезонда беренчесе булды, шуңа күрә командалар "Ачылыш кубогы" өчен көч сынашты.
 
 


“Шаяннар Тапкырлар Клубы”нда берникадәр пауза булып алды, моңа хәтле уен 2017 елның март аенда узган иде. ШТК инде 2010 елдан бирле балалар һәм яшь-үсмерләргә татар телле КВНда катнашырга мөмкинлек бирә. Хәзер клубның җитәкчелеге һәм оештыручы командасы үзгәрде. ШТКны башлап, оештырып йөрүчеләр әлегәчә үз ярдәмнәрен күрсәтеп тора һәм клубның тормышы белән кызыксынудан туктамый. Аларның инде күбесе бу уенга кунак буларак чакырылды, ә ШТКга нигез салучы Рөстәм Гатауллин жюри составында булды.
 


“Уен шәп иде. Командалар шатландырды. Аллага шөкер, бик яхшы старт, зал тулды, анысы бик мөһим. Оештыручылар зур эш эшләп чыктылар, үзем беләм ничек икәнен. Афәрин. Узган уеннардан бер дә ким булмады, миңа калса, хәтта узып китте. Балалар булсалар да, бик актуаль темаларга шаяра беләләр. Алга таба да дәрт сүнмәсен оештыручыларда да, балаларда да”, – диде ШТКның беренче җитәкчесе Рөстәм Гатауллин.

ШТКның яңа җитәкчесе Руслан Кадыров та, беренче тапкыр катнашучы командалар күп булса да, уен бик шәп узганын билгеләде. “Уен көнендә командаларга аларның кураторлары һәм җанатарлар бик нык булышты, чөнки залда катнашучыларның дуслары, классташлары, туганнары әти-әниләре булды. 
 
Балаларның ШТКда уйныйсы килә һәм мин кайчандыр үзем дә алар кебек идем, шуңа күрә ШТК миңа биргән мөмкинлекләрне алар өчен дә булдырасым килә”, – диде ШТК җитәкчесе. 
 


ШТКда беренче тапкыр катнашучы командалар турында бик күп мактау сүзләре әйтелде, Казанның 171нче мәктәбенең “Салкын чәй” командасы да тәүге чыгышларын күрсәтүчеләр арасында иде. 
 
“Безнең “Салкын чәй” командабыз быел беренче тапкыр ШТК фестивалендә катнашты, шуңа күрә бу безнең өчен бик җаваплы чыгыш иде. Уенны без ачып җибәрдек. Сәхнәгә чыгар алдыннан тамашачыларга ошарбызмы икән дип борчылган идек, тик чыгу белән безне алкышлап каршы алдылар, һәм без үзебезне иркен тота башладык. Ә инде сәхнәдә басып тору мизгелләрен онытып булмый, чөнки зал безгә позитив энергия өстәп торды. Без бу уенга бик тырышып әзерләндек, тик барыбер дулкынлану һәм борчылу хисләре булды. Миңа уен бик ошады. ШТК талантлы балаларны җыеп, берләштереп, үзара бер сәхнәне бүләргә мөмкинлек бирә. Безнең команда инде ШТКның киләсе уенында катнашырга әзер, чөнки мондый әйтеп бетерә алмаслык мизгелләрне шунда гына тоеп була”, - диде “Салкын чәй” командасы катнашучысы Зәринә Закирова.

Урыннар һәм номинацияләр шулайрак билгеләнде:
  • "Шаян-ТВ"дан "Шаян балалар" махсус номинациясе – Казанның 149нчы лицееның "Акуна Матата" командасы
  • “Иң оста актриса” номинациясе – Казанның 27нче гимназиясенең "Теге Ни " командасыннан Камилә Шәвәлиева
  • “Иң оста актер” номинациясе – Казанның 71нче мәктәбенең "Андый Мондый" командасыннан Муса Мансуров
  • “Иң яхшы мәзәк” номинациясе – Казанның 155нче гимназиясенең "МРР" командасы
  • “Ел ачылышы” номинациясе – Самараның “Алга” һәм Казанның 171нче мәктәбенең “Салкын чәй” командалары 
  • 3 урын – Казанның 149нчы лицееның “КиҖиКи” командасы
  • 2 урын – Казанның 4нче гимназия-интернатыннан “Бәлеш Ашыйсы Килә” командасы
  • 1 урын – Казанның 27нче гимназиясенең "Теге Ни " командасы
Гран-при – Яр-Чаллының "Эксклюзив" командасы. 
 


Командаларны бәяләүчеләр: ШТКга нигез салучы Рөстәм Гатауллин, "Әйдә, Шаярт!" Югары Татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Әгъдиев, Бөтендөнья татар яшьләре форум рәисе Тәбрис Яруллин, музыкант Ислам Вәлиев, “Шаян ТВ”да “Уймак” тапшыруын алып баручы Фирүзә Хәбибуллина.
 


Катнашучылар арасында татарча авырлык белән сөйләшүчеләр дә бар, тик алар татар халкының үзенчәлекләрен истә тотып, татар телендә мәзәкләр яза һәм сәхнәдә язган мәзәкләрен татар телендә тамашачыларга тәкъдим итә. “Шаяннар Тапкырлар Клубы” балалар һәм яшь-үсмерләр өчен файдалы, мавыктыргыч татар телле мохит булдыруны максат итеп куя. Минемчә, бу эшне башкаручылар әлеге уен белән, куйган максатларына ирешүләрен күрсәттеләр. 
 
"Шаяннар һәм тапкырлар" клубы бәйгесендә яңгыраган иң кызык мәзәкләр:

Жюри фикеренчә, “Иң яхшы мәзәк”:
- Тәк, егетләр, мин туйдым, минем президент буласым килә!
- КВНщиклар президент була алмыйлар!
Экранда Украина президенты постына кандидат Владимир Зеленский чыга. 
(“МРР” командасы)
 

 
“Бишле”гә укучы кызның өендә булган хәл.
- Әти, мин кайттым!
- Кая, кызым, көндәлегеңне күрсәт әле. Ай, молодец, кызым, инглиз теле – “бишле”! Кая, инглизчә нәрсә дә булса әйт әле, кызым.
- Фенк ю вери мәч (Thank you very much – Бик зур рәхмәт).
- О, әниеңнең пәрәмәчләре… Татар теле “унлы”?!
- Әти, мин әйтергә оныттым, безнең мәктәп хәзер ун баллы системага күчте.
- Димәк, ун балл – ул “бишле”, ә биш балл – ул…
- Әти, иң мөһиме, мин бит ана телен яхшы беләм.
- Елан теленме әллә?
(“Салкын чәй” командасы)
 
Ә сез үзегезнең тукталышыгызны беләсезме?
- Тукай тукталышы, Җәлил тукталышы
- Улым, минем фамилиям Сафин, миңа кайчан чыгарга?
(“Алга” командасы)
 


Жюри турында да шаярып алдылар.
- Адекват кешеләрдән монда Тәбрис абый Яруллин гына бар.
- О, мин аның бөтен шигырьләрен яттан беләм!
- Ул бит Фәнис түгел!
(“Бәлеш Ашыйсы Килә” командасы)
 


Айболит эштә.
- Мәәә…
- Үзе гаепле, мин аңа әйттем, Корбан бәйрәмендә урамга чыкмасын дип.
(“Эксклюзив” командасы)
 
"Безнең әбиләр Элвин Грей җырларына намаз укый!"
("Салкын чәй")
 
Пенсиягә чыкмыйча калганнарның җыры: "Ара якын түгел. сиңа оча күңел!"
("Акуна матата")
 
Элвин Грей кызына ирененә малярия чыккан!
(Элвин Грей җырлап җибәрә: "Күзләреңнән үбәрмен!")
Фәрит Низамиев ЗАГСка соңга калган!
(Фәрит Низамиев җырлап җибәрә: "Гафулар ит, Гафулар ит...")
"Илназ Сафиуллин кызының чәчләре секутся! 
(Илназ Сафиуллин җырлап җибәрә: "Аерылмагыз, аерылмагыз!")
("Андый Мондый")

 

 

Автор: Гөлия ХӘСБИУЛЛИНА, КФУ студенты
Фото: Салават Камалетдинов

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев