Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәһәр татарларының – 68, авылда яшәүчеләрнең 87 проценты татарча иркен сөйли, укый һәм яза

Шәһәр татарларының 70 проценты, авыл татарларының 85 проценты туган тел сыйфатында татар телен таный.

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Шәһәрдә яшәүче татарларның 68 проценты, авылда яшәүче милләттәшләребезнең 87 проценты татарча иркен сөйли, укый һәм яза. ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышына әзерләнгән материалларда шул хакта мәгълүмат бар.

Татарстан халыкларының тел буенча үзенчәлекләрен ачыклау буенча социологик сораштыру 2017 елның ноябрендә үткәрелгән. 18 яшь һәм аннан югарырак 1,5 мең кеше сораштырылган. 2001 елгы анализ күрсәткечләре белән чагыштырганда, шәһәр татарларының татар телен белүендә позитив динамика күзәтелә. Татарча сөйли, укый һәи яза алучылар 8 процентка арткан.

Сораштырудан күренгәнчә, шәһәр татарларының – 70, авыл татарларының 85 проценты туган тел сыйфатында татар телен таный.

Югарыда әйтелгәнчә, күпчелек татарча иркен сөйли, укый һәм яза белүен әйтсә, 19 процент шәһәр һәм 7 процент авыл кешесе татарча бары тик иркен сөйләшә алуын гына әйткән. Сораштырылган шәһәр татарларының нибары 2 проценты гына телне бөтенләй белмәүләрен әйткән.

87 процент шәһәр татары һәм 91 процент авыл татары, балалары татар телен белергә тиеш, дип саный. Руслар арасында бу күрсәткеч түбәнрәк – шәһәр кешеләренең 44, авыл русларының 32 проценты шулай дип саный.

Русларга килгәндә, шәһәрләрдәге 51 процент рус һәм авыллардагы 56 процент рус кешесе татар телен белми. Шәһәрдә яшәүче русларның өчтән бере һәм авылдагыларның дүрттән бере “аңлыйм, ләкин сөйләшә алмыйм” дип җавап биргән.

 

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев