Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Шәһәр балалары бер нәрсә дә эшләми кебек"

Балаларны эшкә өйрәтеп үстерү турындагы язмалар матбугатта әледән-әле басылып тора. Бу мәсьәлә мине дә нык борчый, шуңа кайбер фикерләремне язарга уйладым.

Минем классымда 36 бала иде. Алланың һәр бирмеш көнендә ике укучы дәрестән соң калып классны чистарта, юа, чүпләрне түгеп китә иде. Әлләни зур хезмәткә өйрәтмәсәк тә, алар өчен бу көндәлек эш саналды.
 
Эшкә өйрәтү иң беренче җитәкчеләрдән, директорлардан килә. Безнең мәктәпнең үз участогы бар, балалар үз класс җитәкчеләре белән яз башыннан шунда кыяр, помидор, кишер, чөгендер үстерәләр иде. Ул җир кишәрлеге бик матур урынга – Чирмешән елгасы буена урнашкан, балалар шул елгада су да коеналар иде. Көзен үзләре үстергән уңышны җыеп алалар, нинди күңелле бит ул! Мәктәп ашханәсендә аларга кышын шул яшелчәләрдән аш пешерәләр иде.
 
Мәктәптә читлекләрдә куяннар да асрадык әле. Аларны зуррак класслар карый, чөнки куяннар бик күп балалый иде. Соңгы вакытта хәтта чебешләр дә алып кайтып, остаханә идәненә җибәргәннәр иде. Ләкин директор алышынгач, боларның берсе дә калмады. Чебеше дә, куяны да, участогы да юкка чыкты. Җиңел бит: эшлә дә, өеңә кайтып ял ит. Шуннан аңладык инде җитәкче кешенең нинди роль уйнавын.
 
Үзебез дә мәктәптә эшләп үстек. Һәр бала берәр төп агач утыртты, аны су сибеп үстерде, Түбән Әлки мәктәбе гөлбакчага әйләнде. Мондагы җиләк-җимешне күреп бөтен авыл халкының исе китте, балалар үстерде дип сөенделәр. Директорыбыз биолог иде шул. Карлыганнардан бөтен авыл авыз итте. Бәлки ул куаклар әле хәзер дә бардыр.
 
Мин һәрвакыт күзәтеп торган шәһәр балалары бер нәрсә дә эшләми кебек. Ата-аналар үзләре дә гаепле, мәктәпкә генә ышанып ятарга кирәкми. Үзләре дә эш кушсыннар, мәктәптә эшләтсәләр дә каршы килмәсеннәр, аларга бит авыр эш кушмыйлар. Һаман телефон тотып яки компьютер алдында утыру баланы һәрьяклап какшата, боза. Алар бит киләчәктә балалар үстерәсе, көн күрәсе, тормыш итәсе кешеләр. Ата-анага хәсрәтләре төшмәс дип кем гарантия бирә ала? Хөкүмәтебез матур, файдалы законнар чыгарып, оныкларыбыз да эшкә өйрәнеп үсәр дип ышанам.
 
 
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: https://pikabu.ru

Гөлсем ШӘЙДУЛЛИНА, Чаллы
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев