Саба дулкыннары

Шоколадлы һәм бананлы коймак

Сез дә шулай коймакларны төрләндерергә яратасызмы? Без гел төрләндерәбез. Я чүпрә салып әчетеп , я кефир белән бермә-бер сөт салып, я бүгенге кебек эченә шоколад, банан салып пешерәбез.

Камыр өчен: 0,5л кефир, 0,5 литр сөт, 2 йомырка, 50 г көнбагыш мае, тоз, шикәр комы, 1 кап көпшәкләндергеч, он.
 


Куерак итеп камыр ясарга. Коймак зур булса ике телем шоколад яки банан салырга. 
 
 
Калын төпле табаны кыздырып, сүрән утта капкач каплап пешерергә. Аннары икенче ягын әйләндерергә һәм янә капкач каплап пешереп бетерергә.
 

 

Автор: Зөлфия Мифтәхетдинова-Ягфарова
Фото: Зөлфия Мифтәхетдинова-Ягфарова

https://intertat.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: