Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Шоферларны иркенәйтү өчен күп еллар сарыф ителде": юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка ташламаны ни өчен бетерергә кирәк?

ЮХИДИ штрафларын түләүгә ташламалар керткәч, шоферлар тизлекне ешрак арттыра башлаган. Бу хакта узган ел ахырында Татарстанның баш автоинспекторы әйтте. Татарстан юлларындагы вазгыятьне анализлап, белгечләр шундый фикергә килгән: ЮХИДИ штрафларына ташламалар кертү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны киметмәгән.

Татарстанда штрафларга 50 процент ташламаны калдырыру-калдырмау турында уйланалар.

Министр Артем Хохорин белдергәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда 29 меңнән артык административ хокук бозу теркәлгән. Ләкин машина йөртүчеләр штрафларын түләргә ашыкмый. Ведомство башлыгы шоферларның штрафларны “җыеп баруына” һәм түләмәвенә берничә мисал китерде.

“Һәр өченче юл кагыйдәсен бозучы штрафларын түләми”, - диде Артем Хохорин.

Республика президенты Рөстәм Миңнеханов штраф түләүгә 50 процент ташламадан баш тартырга кирәклеген, штрафларны җыюга ташлама берничек тә тәэсир итмәвен әйтте. Машина йөртүчеләр юл кагыйдәләрен моңа кадәр дә бозганнар һәм әле дә шуны дәвам итәләр.

“Әгәр кеше бозган икән, түләргә тиеш. Нинди ташлама булуы мөмкин?”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул көнне Рөстәм Миңнехановның әлеге фикере социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында таралды һәм резонанс барлыкка китерде. Күпчелек машина йөртүчеләр Татарстан Президентын хуплады. Алар фикеренчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны кырыс рәвештә штрафка тартырга кирәк.

Чыннан да, статистика мәгълүматлары буенча, юлларда кагыйдә бозулар кимемәгән. Юлларда иминлек тәэмин итү нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдрахманов ташлама кертелгәч, йөртүчеләрнең тизлек режимын ешрак боза башлавын әйтте.

“Татарстанда бу норманы керткәнче кагыйдә бозуларның кимүе күзәтелә иде. Ташлама керткәннән соң тизлек режимы белән бәйле кагыйдә бозулар артты. Әгәр 2015 елда 70 процент кагыйдә бозу тизлекне арттыру белән бәйле булса, 2018 елда ул 94 процентка җитте”, - диде Ленар Габдрахманов.

"Юл йөрү кагыйдәләрен бозу модага иярү булмаска тиеш"

Иң еш очрый торган кагыйдә бозу – тизлекне 20-40 км га арттыру. 250 сум кесәгә әллә ни сукмый, ул штрафны ташлама белән түли дә тагын юл кагыйдәсен боза.

Тизлекне арттыру Татарстан юлларындагы аварияләрнең төп сәбәпләрнең берсе. Соңгы елда шоферлар гаебе белән 3772 авария булган. 2017 елда бу сан азрак – 3600 булган.

Ләкин, тормыш күрсәткәнчә, хәтта тизлекне аз гына арттыру да фаҗига китереп чыгара. Мәсәлән, Казанның Ибраһимов проспектында булган юл һәлакәте. Рөхсәт ителгән 40 км тизлек урынына “Митсубиси” йөртүчесе 60 км тизлек белән барган. Җәяүлеләр кичүендә ул хатын-кызны һәм аның 10 яшьлек кызын бәрдерә. Икесе дә урында ук һәлак була.

Ленар Габдрахманов Татарстанда штрафлар җыю белән бервакытта да проблема булмавын әйтте. Һәм ташлама керткәнче алар югары дәрәҗәдә булган.

“Ташлама кертүнең бер сәбәбе - штрафларны түләү өчен мотивация булдыру. Республикада мондый проблема юк дип әйтер идем. Карарларны үтәү һәрвакытта да югары дәрәҗәдә булды. 2016 елның гыйнварыннан ташлама керткәннән соң, штрафларны җыю үзгәрмәде. Хәзерге вакытта каралган чаралар кагыйдә бозуларны киметми. Бу мәсьәлә буенча коллегаларыбыз һәм гражданнар белән фикер алышачакбыз”, - диде Ленар Габдрахманов.

Автоинспекция башлыгы фикеренчә, беренче чиратта шофер үзе юл йөрү кагыйдәләрен бозарга ярамый дип хәл итәргә тиеш.

“Без юл йөрү кагыйдәләрен бозу модалы булмауга омтылырга тиешбез”, - диде баш автоинспектор.

"Боздың, түләдең, тагын киттең... Штраф кыйммәт түгел бит"

Россия автомобиль хуҗалары федерациясенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Хәйруллин фикеренчә, ташламадан чынлап та баш тартырга кирәк. Аның сүзләренчә, ул башта ук моны кертүгә каршы булган.

“Мин бу ташламага каршы булдым. Чөнки моның штрафлар түләүне көчәйтү өчен кертелгәнен аңладым. Кешеләрне штрафларны шикаять итүдән дә баш тартырга мәҗбүр иттеләр. Бик күп шоферлар ташламаны югалтудан куркып судка мөрәҗәгать итмәячәк. Берникадәр вакыт үткәч ташлама инде гамәлдә булмаячак”, - дип үз фикерен белдерде Рамил Хәйруллин.

Рамил Хәйруллин фикеренчә, хәзерге вакытта ташлама белән бәйле вазгыятьне бер төрле дип кенә әйтеп булмый. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар, әлбәттә, ачу белдерәчәк. Ә кагыйдә бозмаучы шоферларга ул ташлама бөтенләй дә кирәкми.

“Ташлама шоферларга иркәнәеп йөрергә мөмкинлек бирә. Алар бер бәядән ике штраф ала. Кагыйдә бозуларын беләләр, ләкин штраф кыйммәт түгел бит. Боздың, түләдең, тагын киттең. Кабат боздың һәм түләдең. Шуңа күрә йөртүчегә ярты бәягә генә тагын бер мәртәбә кагыйдә бозарга берни дә комачауламый. Ташлама шоферларга кагыйдәне күбрәк бозсыннар өчен тәэсир иткән кебек килеп чыга. Кире нәтиҗә”, - дип ышана Рамил Хәйруллин.

Россия машина хуҗалары федерациясенең Татарстан бүлекчәсе башлыгы сүзләренчә шоферлар азрак кагыйдә бозсын өчен профилактика чараларын көчәйтергә кирәк. ДПС постларын күбрәк куярга, юллардагы хәлне җентекләп күзәтергә кирәк.

“Совет чорында шоферлар юл кагыйдәләрен бозудан курка иделәр. Чөнки җәзага тартачакларын белеп торалар иде. Хәзер дә шоферлар юл кагыйдәсе бозудан куркып торсыннар иде. Безгә шуңа ирешергә кирәк. Шоферларны иркенәйтү өчен бик күп еллар сарыф ителде инде”, - диде Рамил Хәйруллин. 

Президент сүзе

Декабрь ахырында, журналистлар белән очрашу вакытында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юл йөрү кагыйдәләрен бозмауның ни кадәрле әһәмиятле булуын тагын бер кат искәртте.

"Без барыбыз да Аллаһ астында йөрибез. Без ел саен юлларда 400ләп кешене югалтабыз, бу сан тагын да зуррак иде. Сез мин бу сүзләрне мәкерле максат белән әйттем дип уйлыйсыз әллә?" - диде Миңнеханов, штрафларга ташламаны бетерү турындагы сүзләрен аңлатып.

"Мин спорт мастеры һәм автомобильнең юлда үзен ничек тотканын беләм. Штрафларга ташлама керткәннән соң юлларда вазгыять үзгәрмәде. Кайберәүләр хакимият кагыйдә бозучыларның акчасын алырга тели, диләр. Әмма кемдер кагыйдә бозучыларның иртәгә кемнеңдер гомерен алырга мөмкин булуы турында уйлый микән?" - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Автор: Елена САЛЯХОВА, sntat.ru

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев