Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәмәрдәндә балалар өчен Ураза бәйрәме узачак

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). 25 июнь, Рамазан гаете көнендә, Саба районы Шәмәрдән бистәсенең үзәк мәйданында балалар җыены узачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына бәйрәмне оештыручыларның берсе - Энҗе Әбсәләмова хәбәр итте.

Балалар өчен оештырылган бу бәйрәм инде 4 ел уза. Беренче елны 25 бала катнашса, быел 600 бала көтелә.

"Рамазан гаетендә балалар өчен бәйрәм ясауны 2014 елда башлап җибәрдек. Оештыручылары - мин һәм бертуганым, эшмәкәр апам Энҗе булдык. Беренче елында аны ихатабызда, үз балаларыбыз өчен генә уздырдык. Икенче елында исә башлангычыбыз колач җәя башлады, бәйрәмне оештыруда Шәмәрдән мәчетенә йөрүчеләр дә катнашты - урамда табыннар корып, шарлар белән бизәп, якын-тирәдән 100ләп бала җыеп, бергәләп күңел ачтык. Быел исә безнең инициативага җирле Мәдәният йорты да кушылды, Гаетне үзәк мәйданда уздырырга карар кылынды. Бәйрәмдә быел 200ләп бала катнашыр дип көтелә", - дип, узган ел Мәдинә Әбсәләмова сөйләгән иде.

Мәдинә Әбсәләмова Шәмәрдәндә туып үскән, хәзерге вакытта АКШның Флорида штатында яши. Быел ул туган ягына Ураза гаетенә кайта алмаган.

Эшмәкәр Энҗе Әбсәләмова бәйрәмгә татарлар гына түгел, ә руслар да килә дип сөйләде.

"Моннан 4 ел үзебезнең урам балалары өчен бәйрәм уздырдык. Кызыксынучылар күп булгач, мәчет биләмәсендә оештырдык. Монда 100 ләп бала булды. Хот-доглар, тәм-томнар өйләштек, бүләкләр тараттык. Балалар белгән догаларын сөйләделәр. Узган елда 300 кеше булды. Монда күп кенә эшмәкәрләр дә ярдәм кулын сузды. Быел киңрәк уздырырга булдык. Бәйрәмебез Шәмәрдәнлеләрне генә түгел, барлык кешеләрне дә кабул итә. Мөселман бәйрәме булгач, монда мөселманнар гына килә дигән сүз түгел. Шул ук, урыслар, марилар бик теләп йөри. Барлыгы 500-600 бала һәм аларның әти-әниләрен көтәбез", - диде ул.

Реклама

"Күп кенә балалар гает бәйрәмен коймак пешерү бәйрәме дип кенә беләләр. Гамил Нур да балаларга үгет-нәсыйхәт сөйли. Балалар Яңа елны гына түгел, безнең бәйрәмне дә көтеп торуларын телибез", - ди Энҗе Әбсәләмова.

Шәмәрдәннең җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Газизов бу эш эзсез генә калмый дип сөйләде.

"Яңа елларны, 8 мартларны, Рождество бәйрәмнәрен балалар бәйрәм буларак белә, ә гает көнен аңламый да кала. Шуңа күрә мөселман балаларыбызга гает көнен Аллаһы Тәгаләдән бирелгән зур бәйрәм икәнлеген аңлатасыбыз килә. Балалар ике гает көнен бәйрәм икәнен белеп үссеннәр дигән ният белән бу матур бәйрәмне оештырабыз. Менә инде берничә ел тәм-томнар белән, вәгазьләр белән бәйрәм үткәрәбез. Бездәге халык, гает көнен хөкүмәт тарафыннан бирелгән ял көне буларак кабул итә, ә бәйрәм буларак кабул итми", - дип сөйләде ул.

"Бу эш эзсез калмый. Балаларның күңелендә бәйрәм рухы туа. Мәчеткә йөрүче шәкертләр дә арта. Балалар мәчеткә гаеткә йөри башлый. Рамазан аенда 1-2 сәгать булса да, Ураза тотып карап, бала кечкенәдән үк бу эшкә өйрәнә", - ди Дамир хәзрәт.

Бәйрәмне алып барачак Гамил Нур, бәйрәмнәр аркылы балаларга гореф-гадәтләрне сеңдереп була дип саный: "Балалар өчен оештырылган милли һәм дини чараларга ихтыяҗ бик зур. Милли уеннар аркылы балаларга татар гореф-гадәтләрен сеңдереп була, бу аларны гаилә кыйммәтләренә күнектерү чарасы да, чөнки бәйрәмгә гаиләләр җыелып киләләр, бергәләп күңел ачалар, аралашалар, шул рәвешле милли мохит тудыралар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев