Саба ТВ

Шәхси хуҗалыкны ничек тунарга?

“Ватаным Татарстан“ фаразларының котылгысыз рәвештә тормышка аша торган гадәте бар. Юк, бу безнең күрәзәче булуыбыздан түгел, вакыйгалар үсешенә аек һәм мантыйкый караш ташлавыбыздан гына. Моннан өч ел элек без “Сөт акчасын кем сава?“ дигән тәнкыйди язма биргән идек.

Ул язмада Татарстанда шәхси хуҗалык­ларга дәүләт тарафыннан 3 һәм аннан күбрәк сыер асраган өчен күрсәтелә торган 200 мең сумлык ярдәмгә кара күзлек аша карадык: башта сыер­ларның баш санын арттырырга булышачаклар, аннан соң салым түләтеп, күр­сәтелгән яр­дәмне кире хөкү­мәт кесәсенә кайтарып бете­рәчәкләр дигән күңелсез нәтиҗә ясадык. Сүзгә-сүз китерик әйдә: “Бу – моңарчы салым түләмичә генә асраган сыерларга салым салына дигән сүз. Гамәлдәге сөтнең сатып алу бәяләре белән табыш та алып, салым да түләп бару исә мөмкин түгел, шуңа күрә хөкүмәттән ярдәм буларак алынган 200 мең сум җиңел генә янә хөкүмәт ке­сәсенә салым рәвешендә күчәчәк“. Дөресен таныйк: ул вакыттагы вәзгыятьтә без ялгышкан идек, чөнки Татарстан хөкүмәте сыерны күп­ләп асраучы шәхси хуҗалык­ларга ихлас ярдәм күрсәтте һәм салым камыты киде­рергә җыен­мады. Шуңа күрә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан безнең язма уңаеннан хаклы ризасызлык белдерделәр һәм авторга гафу үтенеп, икенче язма әзерләргә туры килде. Әмма гафу үтенгәндә дә без үзебез­нең кара фи­керебезгә урын калдырып чигендек: “Шәхси хуҗалык­ның кече ферма төзеп, 8 баш сыер асрый башлавы мөм­кин, әмма Мәскәү көннәрдән беркөнне аны эшмәкәр буларак теркәтеп, салым түләтә башламас, дип Авыл ху­җалыгы министрлыгында да өзеп әйтә алмаячак­лар“, –  дигән үт тәме саркып торган бер җөмлә калдырдык. Илдәге икътисади һава торышын Татарстандагы министрлыклар түгел, федераль үзәктәге чиновниклар билгели. Мәскәү исә һәрва­кытта да түбәндә­геләрне саву-йолку теләге белән яши, чөнки икътисади ысуллар белән илне идарә итә белми. Без шул 2015 елда ук ил бюджетын имүче иң зур катлау – чиновниклар армиясе икә­нен рәс­ми саннарга нигез­ләнеп язган идек. Боларга тоткан чыгымнар оборона бюджетын да күпкә узып китә, шуңа күрә күпергән һәм ташыган бу аппарат үзенә тигән өлеш­не арттыру-ишәйтү өчен яңа­дан-яңа мәйданнар эзләячәк. Мәйдан исә тараеп, бетеп бара. Салым түләмәгән авыл­ның шәхси хуҗалык­ла­ры гына калды диярлек инде. Салым кодексы әлегә күпме генә җитештереп, күпме генә сатмасын, шәхси хуҗалыкны салым түләүдән азат итә. Дө­ресен генә әйткәндә, үз­кыйм­мәтеннән түбән бәядән сөт сатып, печтек кенә табыш белән ит сатып салым да түләп барып булмый да инде ул. 

 

Салым түләргә мәҗбүр итә башладыңмы, сыер бугазына пычак салыначак. Шәх­си хуҗалыклар исә сөт­нең, итнең, бәрәңгенең байтак өле­шен җитештерәләр. Аларны юк итү илдә табигый рәвештә ачлык китереп чыгарачак. Дәүләттән ярдәм алып аны суга салу белән шөгыль­ләнүче эре агрохолдинглар азык-төлеккә бәя күтәрелү һәм дефицит фонында табышка эшли башларлар, мөгаен, әмма халыкны азык-төлек белән тәэмин итә алмаячаклар. Болай да кырылып, юкка чыгып барган Россия авыллары шайтан себеркесе белән себерелгән кебек юкка чыгачаклар. Әл­бәттә инде, югары кабинетларда утырган һәм авыл ху­җалыгында алына торган табышка лупа аша карарга гадәтләнгән чиновниклар моннан хәбәрдар түгел. Алар бары тик бер санга гына игътибар итә: авылда фәләнчә миллион шәхси хуҗалык бар, шуларың һәр­бер­сенә патент алырга һәм социаль взнослар түләргә мәҗбүр итсәң, бюджетка фәләнчә миллиард табыш керәчәк. Һәм түгәрәк корсаклы чинов­никның баш миен­дә ялтыравыклы идея туа да куя: шәхси хуҗалыкны патентлаштырырга. Ятмасыннар монда легаль булмаган табыш алып. Бүген иртән компьютерын ачуга газета хәбәрчесе Дәүләт Думасына нәкъ менә шундый закон проекты кер­­түләре турындагы хәбәргә юлыкты. Башта моны фейк кына дип уйлады. Юк икән, чынлап та, андый проект бар һәм аны гамәлгә кертү юнәлешендә тырышлыклар инде башланган. Проектны җитди көч – “Бер­дәм Россия” партиясе кертә, димәк, ул федераль хөкүмәт белән ки­лештерел­гән һәм канунга әйләнү мөмкинлеге – 99,9 процент. Канун кабул ителдеме, котылгысыз рә­вештә ике юлның берсе алдына килеп басасың: йә патент өчен түләп асрыйсың сыерны (бәрәңге үстергән өчен аерым патент, алмагач өчен яңасын таләп итәргә дә мөмкиннәр. Бу кадәресен төбәк хакимиятләре хәл итәчәк), йә сыерыңны бугазлап, җир участогыңны шайтан таягы һәм тигәнәк иркенә биреп, кул кушырып яши башлыйсың. Сыерны идән астында яшереп асрап булмаячак бит инде. Дөрес, куяннарны баз казып асраучылар тәҗрибәсе бар-барын. Тик өч тиенлек куян биш тиенлек зыян бит ул. Без анысын да үрчетеп карадык вакытында. Шәхси хуҗалык Сталин үл­гәннән алып бү­генгә кадәр салым түләмичә яшәде. Сыер асрау үзе үк салым түләүгә тиң ул, чыгымнары керем­нәреннән узып бара. 

 

Салым түләтү буенча башланган бу инициативаның тагын бер кызык ягы бар: хә­зерге авылда терлек ас­рау­чы­ларның күпчелеге – пенсионерлар. Минем күршедәге 87 яшьлек карчык үткән көз­дә генә сатты сыерын, бозау сатып алып тота әле. Бәрәңге дә утырта. Салым түли баш­ладыңмы, Пенсия фонды сине шунда ук эшләүче пен­сионерларның мактаулы сафына бастыра һәм пенсия индекса­циялән­ми башлый. Менә бит күпме отыш! Сыер тотып, патент сатып алып, пенсия индек­сациясеннән баш тартып та яшәп була-булуын. Тик мо­ның өчен сөтнең литрын 50–80 сумнан, итнең килосын 700–800 сумнан сатарга туры киләчәк. Дәүләт Думасы яңа инициативага яшел ут кабызса, объектив рәвештә бәяләр шул тирәгәрәк менәр  дә инде менүен. Тик ул чакта чиновниклар сакланып калган шәх­си ху­җалыкларны савуның башка ысулларын эзли башлаячаклар. Ач торырга өй­рәнеп беткәндә ге­нә, халык та түзмәскә, бөтен тыюларны онытып, гыйсъянчылык дәр­те белән яна башлавы ихтимал. Профессор Валентин Катасонов яза бит әнә: “Чиновниклар һәм депутатлар социаль шартлау программалаштыралар“, – дип.   

 

 

Рәшит Фәтхрахманов

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 110, 25.07.2018/)

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: